erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төркиядә акча урлауда гаепләнүче Башкортстан хатынының язмышы билгеле булды

Төркиягә ире һәм ике баласы белән ял итәргә киткән хатынны икенче туристның акчасын урлауда гаепләгәннәр иде.

Төркиягә ял итәргә баргач, урлауда шикләнеп тоткарланган 27 яшьлек Алия М. Россиягә кайта. Ул Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яши. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Алия ире һәм ике нәни баласы белән Анталиягә ял итәргә килә. 13 сентябрьдә Уфага кайтырга тиеш була. Кайтырга ике көн калгач, аны урлауда шикләнеп тоткарлыйлар һәм илдән чыгуны тыялар.

Алия гаебен кире кага. Страховка буенча алар адвокат яллый һәм аларга юридик хезмәт күрсәтәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башкортстан хатыны Төркиядән кайта алмый: Ике бала анасы акча урлауда гаепләнә, дип язган идек.
Әлеге вакыйганы белгәч, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та ярдәм итә.

«Ниһаять, яхшы хәбәр язам. Мин өйгә кайтып киләм. Радий Фәритович Хәбировка зур рәхмәт. Әлегә мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән, әле тикшерү бара. Ләкин видеолар булуына, анда минем гаепсез булуым күренүенә өметләнәм. Шуңа күрә миннән башка ачыклап бетерерләр», — дип яза Алия социаль челтәрләрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/03-10-2021/t-rkiyad-akcha-urlauda-gaepl-n-che-bashkortstan-hatynyny-yazmyshy-bilgele-buldy-5839875

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X