erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төбәк-Чокырча авылында шартлау

2022 елның 5 гыйнварында Төбәк-Чокырча авылы Луговая урамы 21нче йортта утын ягып җылытыла торган тимердән эшләнгән ягулык миче шартлады. 5 кеше, дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз зыян күрде, алар район үзәк хастаханәсенә китерелде.

 

Әлеге адрес буенча берәү дә яшәмәгән, йорт хуҗасы 2021 елның язында үлгән. Җылыту системасындагы су каткан булган. 2022 елның 5 гыйнварында йорт хуҗасының улы өйне җылытырга, җылыту системасын эретергә була һәм мичкә ягып җибәрә. Иптәшләре дә җыелып өлгерә. Бераздан шартлау була. Фаҗиганең иң ихтимал сәбәбе – җылыту системасында су кату сәбәпле җылылык йөрми, казанда су кайный башлый, басым күтәрелә, ә ул ягулык мичен шартлатуга китергән.

Хөрмәтле газета укучылар, йортыгызда җылыту сис-темасын төзек хәлдә тотыгыз, җылылык йөртүче суның тиешле күләмдә булуы һәм аның хәрәкәте дә (циркуляция) җитәрлек булуы төп шарт булып тора. Су кайнамаска һәм аның басымы да рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән артмаска тиеш. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү система бозылуга, шул исәптән ягулык миче шартлауга да китерергә мөмкин.

Җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының төзеклеген һәрдаим карап торырга кирәк. Тиз янып китүчән сыеклыклар белән мичләрне кабызып җибәрергә ярамый, шулай ук янган мичләрне караучысыз калдыру һәм аларны күзәтүне балаларга йөкләү рөхсәт ителми.

Исегездә тотыгыз

Сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге сезнең кулларда! Янгыннар, бәла-казалар килеп чыкканда түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз. 01, 101, 112, 02, 102, 03, 103, 04, 104.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3-35-91 – Арча янгын бүлеге, 9-11-01 – Яңа Кенәр авылындагы янгын посты,

5-13-61 – Үрнәк бистәсендәге янгын посты, 5-12-01 – Сеҗе авылындагы янгын посты.

Илгизәр Исмәгыйлев,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X