erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды

Барысы да авыруны контакт юл белән йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда 4коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Барлык татарстанлылар да авыруны контакт юл белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 42се өйдә дәвалана», — дип ачыкладылар ведомствода.

Иң күп авыручылар 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган (13 кеше). 30дан 50 яшькә кадәр һәм 60тан 70кә кадәр төркемдә - унберешәр кеше.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган. Биредә 31 кеше авыруны йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы, Түбән Кама һәм Нурлат районнары алда бара - дүрт, өч һәм ике очрак. Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш һәм Менделеевск районнарында берәр авыру теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,2 мең кеше авырды. Аларның 6,9 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 15е — узган тәүлектә. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X