erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табигатьтә узган көн...

Ахыры. Башы 14 гыйнварда чыкты

Башы

Беркөнне кибетләр янында районның элекке баш агрономы белән очраштык. Һәрвакыттагыча шаяртып сөйләшә, аның белән беркайчан да күңелсезләнмисең. “Быел уңыш була, – диде ул. – Егетләргә әйт: костюмнарына тишек тишә торсыннар...”

Костюмга тишекне ни өчен тишәргә кирәклеген чамалыйм инде – орден, медальләр тагар өчен. Хәзер бик бирәм дип тормасалар да, андый бүләкләрне уңыш мул булган елларда “пачкалап” өләшкән еллар бар иде. Мин райкомда эшләгәндә бүләкләү кәгазьләрен бөтен райком белән көне-төне тутырдык. Тутырабыз да, әзер булганнарын бүлек мөдиренә менгерәбез. Теге бик вакчыл кеше, хәреф хаталарын тапмаса да, җөмләне кире яктан бора. Хатын-кызлар елап кызыл белән чуарланып беткән кәгазьне  күтәреп төшәләр дә, яңадан язарга  утыралар.

Орден, медальләрне хезмәт алдынгыларына тапшырган көнне хакимият баскычыннан төшеп барганда бер өлкән механизатор: “Бер ун сум акча биргән булсалар шунда”, – дигән иде.

Булды аның андый чорлары да. Бер елны уңыш бәйрәмендә унлап җиңел машина өләштеләр. Бер рәис колхозга бирелгән бүләкне үзенә дип уйлап, өенә алып кайтып куйган. Уяу кешеләр бар бит, бүләкне кире кайтарырга туры килде тегеңә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүләк аласы килүдән булгандырмы, дан артыннан куумы – куыша, ярыша торгач, бер хуҗалыкның бер гектардан уртача уңышы 80 центнердан артып китте! Моны республика газеталары могҗизага тиң итеп күтәрде. Сарман районыннан бер өлкән агроном: “Андый уңышны арыш яки бодай сабагы күтәреп тора алмый, моның өчен аның кимендә куак булуы кирәк”, – дип язарга мәҗбүр булды.

Кәгазьдәге “уңыш”ны терлеккә  ашатып булмый шул, аны сата да алмыйсың. Корылыклы 2010 елда моңа тагын бер тапкыр инандык.

Шуңа күрә без һәр елны яңа өметләр белән каршы алабыз. “Быелгы кыш бөтен билгеләре белән чын кыш! – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Басуларда кар калынлыгы уртача 45–50 сантиметр. Туң да әйбәт. Уҗымнар уңышлы кышласын өчен бөтен шартлар бар”.

Колхозлар заманында кышын уҗым басуларында кар тоту дигән нәрсә дә бар иде. Авыл агайлары көрәк белән кар өемнәре ясый, шулар җил-бураннарда карны тоткарлап кала. Кар аз булган салкын кышларда файдасы булмый калмагандыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X