erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сүздән эшкә күчәрләрме?

ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты, Авыл туризмы төбәк ассоциациясе белән бергә, Арчада 30 ноябрь–1 декабрьдә республикада авыл туризмын үстерү максатында укулар үткәрде.

Анда авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, фермерлар, музей директорлары һ.б. катнашты.

Укуларда катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, авыл туризмын үстерү мәсьәләсенең Арча районы өчен бик мөһим булуын әйтеп үтте.

Экспертлар, белгечләр авыл туризмын үстерү юлларын өйрәттеләр, конкурс грантлары алуда катнашу өчен кирәкле документларны тутыру тәртибен аңлаттылар. Катнашучылар төркемнәргә бүленеп үзләренең проектларын эшләү буенча фикер алыштылар.

Авыл туризмын үстерү буенча сөйләшүләр элегрәк тә булгалады, бу юнәлештә беренче адымнар да ясалды. Бу юлы конкурслар игълан итеп грантлар биреп кызыксындыру күздә тотыла. Мәсәлән, 3 млн сумга кадәр грант отып булачак. Грант откан кеше куелган таләпләрне билгеләнгән срокларда үтәп чыгарга тиеш була.

Авыл туризмын үстерүнең максаты – шәһәрләрдә яшәү-челәрнең ялын оештыру, шул ук вакытта авылда яшәүчеләрнең матди хәлен дә яхшырту.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең район туристлар өчен иң мавыктыргыч төбәк булырга лаеклы. Аның табигате искиткеч матур, тарихи мирасы бай. Татар халкының йөзек кашлары булган Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләр Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәсинең  үзләре генә дә Арча данын еракларга таратырлык. Аларның һәркайсының музейлары бар. Туристлар өчен маршрут төзеп, аларның сәяхәтен, ялын кызыклы итеп оештырырга гына кирәк.

Безнең район эшмәкәрләре ит тә, сөт тә җитештерә, эремчек, каймак, катык, казылык ясый, яшелчә үстерә. Туристлар алар җитештергән продукцияне бик теләп алачак. Менә шулай ике як өчен дә отышлы булыр иде бу.

– Бик кызыклы фикерләр әйтелде, күп кенә яңалыклар белдек, – ди Наласа  авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Бу юнәлештә безнең үзебезнең планнар да бар. Безнең җирлек территориясеннән “Тукай юлы” уза.

Шәхси эшмәкәр Ильяс Хәкимов та конкурста катнашачакбыз, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X