erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте

Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.

Күп кенә татарстанлылар декабрьдә җылыту өчен югары счетлар алды. Вазгыятьне игътибар белән өйрәнергә һәм һәр аерым очракны ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, һәм әгәр исәпләүләрдә ялгышлар бар икән — төзәтергә. Иң мөһиме, аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Декабрь салкын булды, шуңа җылылыкны куллану артты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, оешмада кайнар элемтә ачылган, гражданнар ягып җылыту счетлары буенча мөрәҗәгать итә ала. Рөстәм Миңнеханов мондый мөрәҗәгатьләрне оператив карарга кушты. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X