erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә гомер итә башлауларына 60 ел

Ак чәчәкләр кебек ап-ак хисләр

Бу уңайдан аларны районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Медицина институтында икесе бер төркемдә укый алар. Тагын язмышка сылтарга гына кала инде, Фидаил бер елга академик ял алган булган, килгәч нәкъ менә Роза укыган төркемгә эләгә.

– Бер-беребезгә шунда ук игътибар иттек. Ниндидер тартылу хисе барлыкка килде. Курсташлар да сизеп алды. Әмма Фидаил бик тыйнак иде. Мин яшәгән тулай торакка иптәш егете белән бию кичәсенә килә бу. Бер почмакка баса да тик тора. Ә мин биергә яратам. Сәгать 11 тулу белән юкка чыга егетем. Ул Киров районында ук яши, Казан егете, трамвай йөрүдән туктаганчы дип ашыгып китеп бара икән. Бер кичәдә “ак бию” игълан иттеләр, ягъни кызлар егетләрне чакыра. Курсташым мине кулымнан тотып алып китте дә, Фидаил каршына китереп бастырды. Нишләргә белмим, китеп барырга уңайсыз. Ә Фидаил селкенми дә, стенага терәлгән дә басып тора. “Мине син чакырмадың бит. Ул китереп бастырды”, – ди теге егеткә ымлап, – дип сөйләп китте Роза ханым танышу тарихларын. – Әмма шул көннән аралашып киттек. 60 ел инде бергә.

Диплом алгач, Сәгъдетдиновларны Арчага эшкә юллыйлар. Дөресрәге, ул вакыттагы баш табиб Владимир Кувин аларны үзе сайлап ала. Парлылар белән җайлырак бит, бер генә фатир кирәк. Роза акушер-гинеколог, Фидаил хирург булып эшли башлый. Алты айдан Фидаил Сәгъдетдиновны укытып, рентгенолог итеп куялар. Һәм ул 47 ел дәвамында бу хезмәтне башкара. Хезмәт стажы икесенә бергә 87 елга җыела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Килгәч тә яшь парга хастаханә ишек алдындагы агач йорттан яшәргә урын бирәләр. Аннан фатирлы булалар, тора-бара йорт та салып чыгалар. Ул чактагы райкомның беренче секретаре  Харис Зәйнуллин ярдәме белән. Башта ул 3 бүлмәле фатир тәкъдим итә, әмма йорт участогы барлыгын белгәч: “Йорт салып бирсәк, китмисезме?”, – дип сорый. Уңай җавап алгач, тиз арада йортлы да итә үзләрен. “Ул вакытта район зур. Әтнә районы да керә. Йөрергә кирәк. Фидаил кайтып керә, мин чыгып китәм. Табибларның эшләре вакыт белән исәпләнми бит.  “Башта 10 ел син авторитетка, аннан авторитет сиңа эшли”, – дия иде әни. Аның сүзен истә тотып тырыштык. Хезмәтебезне күрделәр. 10 елдан мин атказанган табиб исеменә лаек булдым, Фидаилгә “Дан ордены” бирделәр”, –  диде Роза ханым.

Әнә шулай төпләнеп кала Арчада бу пар. Ике балалары туа. Хәзер оныклары, оныкчыклары өчен куанып яшиләр.

Хәзер дә ул хатынына яратып карый, аның һәр гамәлен  хуплый, пешергән ризыкларын да мактый-мактый ашый. Бер-берсенә зур терәк, таяныч алар.

Мин ренгенолог, кеше арасында бик йөрмим. Шуңа мине күбрәк Розаның ире буларак беләләр иде, – диде Фидаил Сәгъдетдинов. – Әмма мин хатынымны шулай ихтирам итүләренә гомерем буе горурландым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моя бабушка и мой дедушка. Горжусь вами.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X