erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда сукачылар ярышы узды

16 июньдә “Ташкичү” ширкәте басуында сукачылар ярышы узды. Анда хуҗалыкларның иң оста  механизаторлары катнашты.

Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт дигәндәй, шөкер, быел яңгырлар безне үз итте. Гомумән, яңгырлар сукачылар ярышын аеруча ярата бугай. Бер елны аны яңгыр астында диярлек уздырырга туры килде. Быелгысының, хәтта, көнен дә үзгәрттеләр. Бик матур, җиләс һавалы көндә узды ул.

Бәйгенең урыны да бик уңышлы сайланган. “Ташкичү” ширкәтенең олы юл буендагы басуында, табигатьнең бик матур почмагында. Район Мәдәният йорты артистлары иртәдән матур җырлары белән бәйрәм рухы өстәделәр.

Ярышта катнашучылар сука таккан тракторларын кичтән үк алып килеп урнаштырганнар. “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов һәр тракторның, агрегатның әзерлеген җентекләп тикшереп чыккан. Чөнки бәйге шартлары буенча алар техник карау үткән, төзек, техника янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерләнгән булырга тиеш.

Тантаналы ачу өлешеннән соң механизаторлар үз кишәрлекләренә юл алды. Старт бирелүгә беренче буразналар сызылды. Беренче буразна зур әһәмияткә ия – ул туры, тиешле  тирәнлектә (20–22 см) булырга тиеш. Комиссия әгъзалары һәркайсын үлчәп баллар куеп бара. Аннан соң менә шул беренче ташлатылган буразнаны беленми торган итеп каплатырга кирәк. Үсемлек калдыклары күренеп калырга тиеш түгел. Соңыннан үзеңнең кишәрлегеңне чи калдырмый торган итеп сукалап бетерү мөһим.

Комиссия бәяләү белән мәшгуль, ә без, тамашачылар, тракторчыларыбызның осталыгына сокланып йөрибез. Үзе бер иҗат инде бу, еллар буе туп-ланган тәҗрибә, тырышлык нәтиҗәсе.

Соңыннан Мөндештә яшәүче, районның иң уңышлы эшләүче фермерларының берсе Хәлим Гарипов: “Мин бәйгедә фермер хуҗалыкларын да катнаштырмыйсызмы, дип шаярып кына сораган идем,  исемлеккә язып та куйганнар”, – дип сөйләде. Уенын-чынын катнаштырып сөйли торган кызыклы кеше ул Хәлим. Бәйге турында сүзне юкка гына кузгатмаган, билгеле. Илнур Гайнетдинов дигән үз эшенең остасы булган тракторчы эшли икән аның хуҗалыгында. Иң күп балл җыеп беренче урынны яулады Илнур! Аңа тәкә бүләк иттеләр.

“Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриев – икенче, “Курса МТСы” ширкәтеннән Рәмис Шәрәфиев өченче урында.

“Ашытбаш” ширкәтеннән Рәсим Камалов “Иң яшь механизатор”, “Ашыт” ширкәтеннән Вәзыйх Миңһаҗев “Иң тәҗрибәле механизатор”, “Северный” ширкәтеннән Әлим Абдуллин “Хезмәтне саклау буенча иң оста”, “Казанка” ширкәтеннән Шәрипов Ингель “Югары һөнәрилек остасы”, “Заря” ширкәтеннән Рәмис Шакиров “Тракторны иң яхшы әзерләүче” дигән исемнәргә лаек булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин тапшырды.

Республика агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюз комитеты җитәкчесе Фәридә Гарифуллина да үз бүләкләре белән кайткан. Ул безнең якташыбыз (Гөберчәк авылыннан), озак еллар әлеге җаваплы вазыйфаны башкара. “Мондый ярышлар бар районда да узмый, ә алар бик кирәк, механизаторларыбыз һәрвакыт хөрмәттә булырга тиеш!” – диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов әлеге бәйгедә катнашучыларга, аны  оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Бу көнне биредә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уздырган “Район Кулибиннары” бәйгесендә җиңүчеләрне дә бүләкләү булды. Беренче урынны алган Илфат Сабиров (Яңа Кенәр) үзе ясаган тракторын да алып килгән иде. Трактор әле яңа гына заводтан чыккан кебек. Илфат аны эшләтеп тә күрсәтте.

Каенсар авылыннан Инсаф Борһанов – икенче, Хәсәншәехтан Рәсим Абдуллин өченче урында.

“Агроснаб” ширкәте җитәкчесе Рифат Зиннәтов Кулибиннарга сертификатлар тапшырды. Аңа рәхмәтебезне җиткерәбез!

– Кызыклы, кирәкле бәйге бу! – диде республика агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюз комитеты җитәкчесе Фәридә Гарифуллина. – Киләчәктә уздыра калсагыз, аны оештыруда без дә катнашачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X