erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәгариф хезмәткәрләре Болгарга барды

Күңелле сәяхәт булды ул.

Иртәнге сәгать 6да роно янына җыелдылар. Район мәгариф учреждениеләре башлангыч профсоюз оешмалары  рәисләре һәм ветераннар уңайлы автобуста Болгарга бардылар. Болгар ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелгән тарихи-археологик комплекс. Файдалы һәм күңелле сәяхәт булды ул.

 Төньяк мавзолей, Җәмигъ мәчете, Кече манара, хан төрбәсе, Көнчыгыш мавзолей, Кара, Ак пулатлар, Кече шәһәр, Успения чиркәве – болар һәм башка тарихи объектлар зур кызыксыну уята. Ак мәчетне Болгарның “җәүһәре” дип атарга тулы нигез бар. Болгар Цивилизациясе музее онытылмас тәэсирләр калдыра.

X гасырда нигез салынган бу тарихи шәһәр заманында Явыз Иван, Екатерина II, Ибн Фадлан кебек бөек шәхесләрне сокландырган. Бүген ул Идел буе татарларының Ислам динен кабул итү урыны буларак изге җир дип санала. 400 гектар мәйданны биләп торган тыюлыкны бер көндә генә өйрәнеп бетереп булмый.Күп тапкырлар һөҗүмнәргә, җимерүләргә дучар булган Болгар җире күңелләрне кузгата...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Археологлар хәтта табиб йорты казылмаларын табып алалар. Арасында төймә даруларга кадәр бар, ди. Ул төймә дарулар пресслап үләннәрдән эшләнгән, ди. Бу турыда безгә экскурсовод сөйләде. Болгар җирендә шул казылмалар куелган Табиб йорты да бар. Дөрес, аны күрү бәхетенә ирешә алмадык.

Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсою оешмасы сәяхәтләрне оештыра белә. Җитәкчесе Вакыйф Харисов.

Тулырак иҗеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X