erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр бала белән аерым эшлиләр

“Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге белән күпләр таныш

Тернәкләндерү үзәге туганнан алып 18 яшькә кадәрге, Татарстанның барлык районнарыннан килгән, авырулары буенча төрле диагнозлы балаларга социаль хезмәт күрсәтә. Биредә тәҗрибәле белгечләр – медиклар, психолог, логопед, музыка җитәкчесе, хезмәт белгече, педагоглар – эшли.

– 4 яшькә кадәрге авыру, әмма инвалидлыклары булмаган балаларга бушлай медицина хезмәте күрсәтелә, – диде үзәк җитәкчесе Фәния Шакирова. – Балалар елга ике тапкыр берәр айга килеп, тернәкләндерү уза ала. Алар өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Һәр бала белән аерым эшлиләр. Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева балаларда музыкаль мөмкинлекләрне ачарга тырыша. Республика, Россиякүләм бәйгеләрдә  җиңүләр дә яулыйлар. Инвалид балалар өчен яраклаштырылган спорт җиһазлары да җитәрлек. Балалар церебраль параличы белән авыручылар өчен махсус ИППО-тренажерлар, йөри алмаучылар өчен аерым төр тренажерлар, махсус костюмнар бар.

– Табиб дәвалау чаралары билгели. Массаж, парафин, электрофорез, физиотерапия лазерлы терапия, дәвалау физкультурасы – барысын да үзебезнең белгечләр башкара. Дилә Мостафина, Гөлчәчәк Сафиуллина – төнге шәфкать туташлары, Лилия Хурамшина өлкән шәфкать туташы, Альбина Вафина массаж ясаучы, Лилия Шиһабиева дәвалау физкультурасы ясатучы, Гөлчәхрә Дулкарнаева физиотерапия буенча шәфкать туташы. Һәрберсе үз эшләренең осталары, – диде җитәкче урынбасары Наталия Сергеева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Логопед Лемара Ганиева сөйләшә алмаган яки начар сөйләшкән балалар белән эш итә, аларның телен ачу максатында ул төрле алымнар куллана. 2нче коррекцион төркем тәрбиячесе Ләйлә Нуриәхмәтова кулларны, бармакларны эшләтү өчен рәсемнәр ясата, шулай ук бергәләп китаплар да укыйлар, монтесорри-терапия кабинетында кул чуклары хәрәкәтен ныгыту, логик фикер йөртүгә басым ясала.

– Социаль-көнкүреш бүлмәсе дә бар. Өстәл артында үз-үзләрен тотарга, тәлинкә-кашыкларны тезәргә, шулай ук әхлак кагыйдәләрен өйрәтәбез, – диде хезмәт белгече Гөлнара Салихҗанова. – Балалар белән камыр куябыз, төрле камыр ризыклары пешерәбез. Яшелчәләрне үзебез үстерәбез, бүлмә гөлләрен дә бергәләп карыйбыз. Кечкенә генә булса да хезмәт бүлмәсе бар. Шунда балалар бәйлиләр, чигәләр, тегәләр, алмаз мозаикасы белән шөгыльләнәләр.

– Минем улым Мөхәммәт белән 5 ел икешәр тапкыр бирегә киләбез. Йөри алмый иде, акрынлап йөри башлады. Коллектив – алтын, мохит өйдәге кебек, – диде Теләче районыннан Альбина Галимова.

– 9 айлык бала белән килдем, – диде Арчадан Рузилә Фәйзиева. – Массаж ясыйлар. Электрофорез алабыз. Уйный, кулына тотып ашый башлады. Хезмәтләргә бик рәхмәтлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X