erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура аңлата

2022 елның 28 маендагы 141нче номерлы Федераль закон белән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекска янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге тәртип бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтә торган төзәтмәләр кертелде.

Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның “Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу” дигән 8.32нче маддәсенең 1нче өлешендә гражданнарга –15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр дәүләт хезмәтендәге кешеләргә – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күләмдә штраф салу каралган.

Моннан тыш, әлеге кодексның “Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу” дигән 20.4нче маддәсендә күздә тотылган хокук бозулар өчен гражданнарга – 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә – 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Әгәр мондый гамәлләр аерым янгынга каршы режим шартларында ясалса, штрафлар икеләтә арта.

 

 

2022 елның 28 маендагы 145нче номерлы Федераль закон нигезендә, кулланучыларны үзләренең шәхси мәгълүматларын нигезсез рәвештә бирергә мәҗбүр иткән өчен җаваплылык билгели торган төзәтмәләр кертелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсәлән, кодексның 14.8нче маддәсенә кулланучының шәхси мәгълүматлар бирүдән баш тартуына бәйле рәвештә  кулланучы белән килешү төзүдән, аны үтәүдән баш тарткан, килешүне үзгәрткән яки өзгән өчен дәүләт хезмәтендәге кешегә 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына.

Кулланучының шәхси мәгълүматларын бирүе Федераль закон һәм кабул ителгән башка норматив актлар нигезендә мәҗбүри булганда яки турыдан-туры килешүне үтәү белән бәйле булса, җаваплылык каралмаган.

Әлеге Федераль закон 2022 елның 1 сентябреннән көченә керә.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X