Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өч студент кызны үтерүченең кем булуы билгеле

    Сәбәпләре ачыклана

    Өч студент кызны үтерүченең кем булуын ачыклаганнар Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә медицина көллиятенең өч студентын үтерүдә шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ул 18 яшьлек Әнвәр, дип хәбәр итә Telegram-«112»каналы. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтерүдә шикләнелүче мәете ишегалдында табылган 17 яшьлек кыз белән очрашып йөргән булган. Егетнең ни өчен яшь кызларны үтерүе һәм аның нинди хәлдә булуы билгеле түгел.   Хәзер студент кызларның үлеме сәбәпләре ачыклана, тикшерү эшләре дәвам итә. Якынча мәгълүматлар буенча, үлгән кызлар бергәләп фатир арендалап яшәгән.   30 сентябрь көнне Яшьләр урамындагы йортта янгын чыга. Аны сүндергәндә ике кызның мәете табыла. Соңрак подъезддан 100 метр ераклыкта өченче корбанның мәетенә тап булалар.  

    Фото: @ENews112/Telegram

    Реклама

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34544

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: