erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мошенникларның үзләреннән суд аша акча алган өлкән яшьтәге кеше Арчада яши

Кәкре каенга терәткән

Мошенникларның үзләреннән суд аша акча алган өлкән яшьтәге кеше безнең Арчада яши.

Ышанырлык хәл түгел, диярсез. Әмма бу чыннан да шулай. Ул үзе редакциягә килеп шул хакта сөйләде, исемен генә язарга кушмады. “Мине районда беләләр. Балалар алдында да уңайсыз. Дөрес аңламаулары бар”, – диде. Шуңа без аның исемен үзгәртеп Мансур абый дип атарга булдык.

Бу эш узган елның ноябрь аенда ук башлана. Гаилә дуслары аны хатыны белән бергә Арча кафеларының берсендә үтәчәк бәйрәм чарасына чакыра. Үзе белән паспортны да алырга куша. Берничә тапкыр шалтыраткач, каршы килергә уңайсызланып хатыны белән әлеге чарага китә.

– Матур итеп киенеп бардык. Безне башкалар янына түгел, президиум кебегрәк җиргә утырттылар. Барлык кешеләрне үзләре алып килгән товарлар белән таныштырырга тотындылар. Тик ул әйберләр янына килеп карарга ярамый. Шуннан бүләк уйната башладылар. Экранда җиңүчеләрнең фамилияләре чыга. Арасында үз фамилиямне дә күрдем. Сез җиңүче, дип икенче бүлмәгә алып чыгып киттеләр. Үзләре мине сөйләштерәләр, шул арада берсе минем белән килешү төзи. Акчалата түлисезме, кредит аласызмы, ди. Миңа рәсмиләштермиләр, яшем 80нән узган. Хатын яшьрәк булгач, аңа язабыз, диләр. Бүләк булгач бушка бирелергә тиешлеге ул чакта башка да кермәде. Хәзерге акылым булса... Ул чакта әллә ни булды шунда, – диде әңгәмәдәшем.       

Шулай килешүгә кул куеп, үзенә тигән бүләкне 129 мең сум акча түләп алып чыгып китә Мансур абый. Мошенниклар документларны укырга да ирек бирмиләр аңа. Бүләк дигәнең урындыкка киертеп куя торган массажер була. Әле анда да, акчасын түләгәч тә, бүләген бирми торалар икән. Бирегез бүләкне, түләдек бит, дип сорап алганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче көнне генә аңына килә Мансур абый. Алданганлыгын аңлый. Дөнья күргән кеше. Районда аны күпләр белә. Танышлары, дуслары күп. Алар киңәше белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә.

– 2018 елдан халык хокукларын яклау буенча эшләүче оешмага киертеп куя торган вибромассажерлар сатуда кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле мөрәҗәгатьләр бик күп килде, – диде алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина. – Интернет кибеттән андый товарның (офиста урындыкка, машинада утыргычка киертеп куя торган әйбер ул) бәясе 1500 сумнан башлап. Ә мошенниклар 100 мең сумнан да кыйммәткәрәк саталар.  Иң кызганычы, намуссыз сатучылар кулыннан беренче чиратта өлкәннәр зыян күрә. Шуңа без Мансур абыйга судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдек, гариза язарга булыштык.

Әмма Мансур абый аларга каршы чын мәгънәсендә көрәш башлый. Судка бирә. Каршы як апелляция яза. Мансур абый эшне Югары судка җибәрә.

– Судка үзләре килмиләр, хат кына җибәрәләр. Суд Мәскәүдә булырга тиеш, дип тә карадылар. Килешүне  өзәргә сорап ике тапкыр өйгә килделәр. Акчаны мобиль төркем китерергә тиеш, диләр. Иң кызыгы, алар кич белән пәйда булалар. Мин дә хәзер хәйләкәр, килгән саен шаһит итеп күршеләрне чакырам, – диде ул. – Югары судка барлык кирәкле документларны илтеп бирдем. Карарны минем файдага чыгардылар. Суд карарын үтәтү кәгазен дә мин приставларның Мәскәүдәге үзәк офисына юлладым. Хәйран вакыт үткәннән соң башта 36 мең 800 сум акча килде. Бер атна элек тагын 313 мең сум җибәрделәр. Вакытында түләмәгән өчен штрафлары, рухи зыян өчен дә өстәп. Хәзер товарны кире сорыйлар. Кайтып алырга тиешләр. Анда да шаһит итеп күршеләрне чакырырга, расписка алырга уйлыйм. Кем белгән аларны? Бер авыз пешкәч өреп кабам инде.

– Әгәр массажерлар чыннан да медицина әйберләре икән, закон нигезендә аларны стационар кибетләрдән тыш сату рөхсәт ителми. Шулай ук теркәлү үтмәгән медицина әйберләрен сату да тыела, – диде Ләйсән Абдуллина. – Моны исләреннән чыгармасыннар һәм өлкәннәрне алдап акча эшләргә теләүче мошенниклар кулына эләкмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    2018дэ андый массажерны телсез- чукрак хатынга оформить иткэннэр иде ?

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X