erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Моргтан эзләп таптым"

Фәүзия Бәйрәмованың ире ковидтан вафат.

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин ковидтан вафат булган. Бу хакта язучы үзенең фейсбук сәхифәсендә хәбәр итә.

2 октябрь көнне Фәүзия Бәйрәмова ирен хастаханәгә алып китүләре турында язган.

«Иремне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте. Теге зәхмәт булырга тиеш. Сатурациясе 80, үпкәләрнең зәгыйфьләнүе кимендә 50-60 булырга тиеш, диделәр. Улым озата китте… Мине карамадылар да, чөнки авыру билгеләре юк, контакт кына бар.

Салихҗан улы Җәмил өчен дога кылсагыз иде», — дигән ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә бүген көндез язучы тормыш иптәшенең вафат булуы турындагы авыр хәбәр белән бүлешкән.

«Ирем кичә хастаханәдә үлгән. 22.40 та… Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде.», — дигән ул.

Фәүзия Бәйрәмованың һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/social/03-10-2021/morgtan-ezl-p-taptym-f-ziya-b-yr-movany-ire-kovidtan-vafat-5839934

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X