erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мең бәладән коткара

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов үзләрендә эшләп чыккан һәр ветеранның өендә булып, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов үзләрендә эшләп чыккан һәр ветеранның өендә булып, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Килешерсездер, дип уйлыйм, беребез дә күчтәнәч, бүләккә мохтаҗ түгел. Дөрес, мохтаҗлар да бар. Тик бу язма ул хакта түгел. Гомер буе хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялдагы ветеранныбызны олылау, аларга хөрмәтебезне җиткерү, күңелләрен күрү турында сүз бара.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов яшьләрнең дә күңелен күрә белә, өлкәннәр турында да онытмый. Армиягә киткәндә һәр егеткә истәлек бүләге тапшыру, ел да хәрби частька барып анда хезмәт иткән якташларыбыз өчен өстәл әзерләп, милли ризыклар белән сыйлау, хәрби часть командирларыннан Рәхмәт хатлары соратып алып, аларны чәчәк бәйләмнәре белән бергә әти-әниләренә тапшыру – бу хакта еш язып торабыз.

Ул өлкәннәрне дә читтә калдырмый. Еракка китмичә, быел махсус автобус яллап Суслонгерга алып баруын гына искә алыйк. Зиратта каберлеккә чәчәк утырту белән генә дә чикләнә ала иде ул. Юк, комда бата-бата, автобусны бергәләп этеп чыгара-чыгара булса да, урманга алып китте, сугыш елларында өйрәнү лагере урнашкан, шунда газаплардан күпләрнең якыннары үлгән урын белән дә таныштырды. Махсус әзерләтеп алып барып, өлкәннәрне пылау белән сыйлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Аның өлкәннәрне хөрмәт итә белгән, изге күңелле кеше булуы безгә мәгълүм иде инде. Ураза вакытында авыз ачу өчен көн дә мәчеткә чишмәдән су алып кайтып торды ул, – диделәр шунда өлкән яшьтәге апалар.

Өлкәннәр көнен дә бер елны да калдырганы юк Алмаз Борһановның. Хәрби комиссариатта эшләп чыккан, шулай ук лаеклы ялда булып та эшләп йөрүче ветераннарына бүләкләрне шәхсән үзе өләшеп йөрде.

– Хәзерге вакытта хәрби комиссариатта эшләүче хезмәткәрләребез турында да онытмадык, – диде ул. – Аларның әти-әниләрен дә өйләренә барып бәйрәм белән котладык. Бу көнне без күпме рәхмәт сүзе ишеттек. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткара.

Хәрби комиссар  Татьяна Козулевага бүләк тапшырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X