erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Куар-код алу буенча аңлашылмаган сорауларга җаваплар

Аңлашылмаган сорауларга җаваплар .

Безгә авылдан шалтыраттылар. " Менә сез газетада куар-код сертификатын Арчаның күп функЦияле үзәгендә бирәләр, дип язып чыктыгыз. Ә мине сертификатны алу өчен "Ак Барс" банкы янындагы бер оешмага җибәрделәр. Нишләп алай? МФЦга 15 ноябрьдә барган идем. Һәм тагын бер сорау. Кияү бер көнне МФЦга әтисе белән әнисенә куар-код алырга барды. Үзләре килсеннәр, дип әйткәннәр. Ышаныч кәгазьләре дә булган. Нишләп алай иткәннәр. Сез бит газетага МФЦда ышаныч кәгазе белән куар -код бирәләр, дип яздыгыз. 

Кияүнең үзе белән дә сөйләштек. "Әти белән әнинең ышаныч кәгазенә паспорт мәгълуматлары язылмаган иде. Янымда паспортлары булса да, сертификат ала алмауның сәбәбе шул булды, - диде ул.

Без әлеге сорауларны ачыкладык. Арчадагы МФЦ җитәкчесе Нияз  Галәвиев белән сөйләштек. Беренче сорауга җавап. 

--Куар-код сертификатын без МФЦда 16 ноябрьдән бирә башладык. Сезгә шалтыратучы безгә 15 ноябрьдә килгән булган, -- дип аңлатты Нияз Сәетович.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче сорауга җавап.

--Ышаныч кәгазен кулдан язылганны да кабул итәбез. Әмма ул РФ Кодексында күрсәтелгән тәртиптә язылырга тиеш. Ышаныч кәгазенә "Өскә Ышаныч кәгазе дип языла, дата, язучының исем-фамилиясе, паспорт мәгьлуматлары, ышаныч кәгазен кем исеменә яза -- шуның исем-фамилиясе языла һәм аска язучының имзасы куела. Реквизитларның берсе генә булмаса да, куар-кодка сертификат бирелми.  

Һәрнәрсәнең тәртибе бар шул. Бигрәк тә документларда. Белеп торыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X