erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавируска каршы чикләүләр кертелә башлады

Башкортстан хакимияте кабаттан коронавирус чикләүләрен кертә башлады. Алар ябык биналарда спорт ярышларын карауга һәм мәдәният оешмаларына кагылачак.

Моннан тыш, республикадагы 12 районда мәктәп укучыларын ике атнага дистанцион укуга күчерәчәкләр.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дистанцион уку республиканың 12 районындагы кайбер мәктәпләрдә 22-23 сентябрьдән башлап, 14 көнгә кертелә. Читтән торып укуга 5, 6, 7, 8, һәм 10 сыйныф укучылары күчә. Әлеге чара балаларның күпләп авыруына, шул исәптән коронавирус белән чирләүләренә бәйле рәвештә кабул ителгән. Республиканың Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, укучыларны дистанцион укуга күчерү карарын «һәр мәктәптәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып» муниципаль оператив штаб кабул итә.

Чикләүләр мәдәният оешмаларына да кагылачак. Мәдәният министрлыгына караган оешмага килүчеләрне 27 сентябрьдән башлап ковидка каршы вакцинация узуны раслаган QR-код яки авырган булу турында белешмә булган очракта гына кертәчәкләр. Кергәндә шулай ук коронавируска прививка ясатуга каршы күрсәтмәләр булу турында белешмәне дә күрсәтергә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, Башкортстанда 1 ноябрьгә кадәр тамашачыларга ябык биналарга спорт ярышларын карарга килү буенча да чикләүләр кертелде.  

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/koronaviruska-karshy-chikllr-kertel-bashlady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X