erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көннәр гел хәрәкәттә үтте

Сәламәтлек, дибез. Ә сәламәтлек ул тән матурлыгы гына түгел, күңел көрлеге дә.

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп китте. Ә күпме шатлык-сөенечләр бүләк итте ул! Килешәм, бәйрәм итә белгән кешегә, диярсез. Арчаның Үзәк чыршысы янында да дәртле бию көе уйный, берәүләр басып тора, ә икенчеләр рәхәтләнеп бии...

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина Яңа ел уңаеннан ветераннарны ресторанга җыйды. “Киләсе килгән кеше – һәркем килде”, – диде ул. Чәй өстәле янында бер күрешеп сөйләшеп утыруга, үзешчәннәрне тыңлый-тыңлый җырлап-биеп күңел ачуга ни җитә! Шулай итеп, дүрт стена арасыннан дөньяга чыгулар, азга гына булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп алулар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Әле дә ветераннар хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмыйлар.

...8 гыйнварда малайлар карлы таудан мәтәлчек ата-ата стадионга төштеләр. Таэквондо буенча тренерлары Газинур Борһанов чакырды. 4 гыйнварда “Арча” спорт комплексына таэквондо белән шөгыльләнүче балалар җыелды. Барысы 85 бала. Үзара ярыштылар, матур таэквондо элементларын күрсәттеләр һәм Яңа ел күчтәнәчләре алдылар. Рәхмәт, районның таэквондо федерациясе рәисе Илфат Закиров Яңа ел бүләкләре әзерләгән. Әнә шундый күңелле очрашу булды ул көнне. Очрашуга килә алмаганнар 8 гыйнварда бүләкләрен алырга стадионга төштеләр. Тренерлары Газинур Борһановның дежур көне иде. Әти-әниләр, балалар белән сөйләшү өчен дә менә дигән форсат булды ул.

2013 елгы малайлар 3 гыйнварда Шәмәрдәнгә ярышка бардылар. Әти-әниләр дә иярде. Кайткач, “Безнең “Торнадо” командасы шәп уйнады! Беренче урынны алдык!” – дип куанып сөйләделәр. Тренерлары – Ринат Насыйбуллин. Командада торнадоның үзе кебек ут малайлар уйный. Шундыйларның берсе – Әскәр Вафин. Шулкадәр тере малай, шулкадәр футболны ярата. Илдә футболның киләчәге әнә шушы малайларда булырга тиеш, дибез. Икенче көнне дә икенчеләр – 2011–2012 елгы малайлар Шәмәрдәнгә чыгып киттеләр. Һәм тагын җиңү – 2нче урын! Тренерлары – Ринат Насыйбуллин.

Ә нинди кыш инде ул чаңгы ярышыннан башка! Яңа ел алдыннан Арча стадионында 2011-2012 елгы чаңгы сезонын ачу ярышлары булды. 2006-2007 елгы, 2008-2009 елгы, 2010-2012 елгы мәктәп укучылары ярышты. Барлык җиңүчеләр һәм призчылар медаль, грамота белән бүләкләнделәр. “Арча” спорт мәктәбенең элеккеге чаңгычылары Рөстәм Абдуллин, Тимур Мулләхмәтов, Алмаз Фазылҗанов, Фоат Кадыйров һәм тренерлар Азамат Идиятуллин, Эльвира Ибраһимова җыелышып, һәр призчыга Яңа ел күчтәнәче һәм җиңүчеләргә Кубоклар әзерләгәннәр. 1нче урынны Иске Кырлай мәктәбе, 2нче –  Лесхоз мәктәбе, 3нче урынны Курса-Почмак мәктәбе командасы алды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хоккейчыларның да уңышлары бар. 7-8 гыйнварда Азнакайда Кыш бабай кубогына турнир булып узды. Безнең районнан “Тулпар” хоккей командасы (2014 елгылар) 2нче урынны яулады. Тренерлары – Евгений Уваров. Афәрин, егетләр!

Шахматчылар, шашкачылар да очрашып тора. Укучылар сараенда “Иң яхшы шахматчы – 2022 ел”, “Иң яхшы шашкачы – 2022 ел” исемнәрен алу буенча мәктәп укучылары арасында ярышларның 1нче этабы узды.

Арча стадионында карда волейбол уйнау шулай ук кызыклы ярыш булды. Районның мәгариф хезмәткәрләре, “Арча” спорт мәктәбе, районның спорт һәм яшьләр бүлеге командалары очрашты. “Арча” спорт мәктәбе командасы җиңү яулады.

Авылларда да хоккей ярышлары оештырдылар. Субаш Атыда хоккей турнирын үткәрергә авылдашлары Илшат һәм Ислам Гыйниятуллиннар, Раил Галәветдинов ярдәм иткән. Ә оештыру эшләрен елдагыча Илһам Шакиров үз өстенә алган. Турнирда Субаш Аты, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Балтач районының Шубан командалары катнашты. Тамашачылар арасында лотерея да уйнаттылар.

Әнә шулай Яңа ел каникуллары төрле спорт ярышлары, уеннар белән күңелле һәм файдалы үтте. Хәрәкәттә – бәрәкәт! Барысын да язып бетереп кенә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X