erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киләчәктә дә рейдлар узачак.  

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов алып барды

Комиссия утырышында районда юл иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр.

 Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин бу юнәлештә хәлнең торышы белән таныштырды.

Эчкәнсең икән – руль артына утырма

29 июльдә Арча районы буенча “Тоннель” профилактик чарасы үтте.  Ул алкогольле эчемлек, наркотиклар кулланган хәлдә, шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырып юлга чыгучыларны барлау максатында оештырылды. Ул көнне Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Альберт Сабиров һәм Рифат Шәмсетдинов белән без дә юлга кичке рейдка чыктык.

 ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре беренче булып Сеҗе юнәлешенә юл тоттылар. Урта Курсада булдылар, Курса-Почмак урамнарын әйләнделәр, кызу тизлек белән үтеп киткән бер машинаны Иске Масрага кадәр куа барып туктаттылар. Һәр машинаны туктатып, транспорт белән идарә итүченең алкогольле эчемлек куллану-кулланмавын тикшерделәр.

– Алкогольнең организмда никадәр күләмдә булуын прибор шунда ук күрсәтәме? – дип кызыксындык.

– Юк, башта алкоголь “обнаружен” яки инде “не обнаружен” дип чыга. Әгәр алкоголь булса, әлеге кеше турында мәгълүматлар туплана һәм яңадан тикшерү үткәрелеп, организмда аның никадәр күләмдә булуы ачыклана, – диде Альберт Сабиров.

– Кайбер транспорт белән идарә итүчеләр арасында аның дөрес күрсәтмәве, квас эчкәннән соң да алкоголь кулланган итеп күрсәтүе турында сүзләр йөри.

– Юк, әлбәттә. Квас эчкәннән прибор берничек тә алкоголь кулланган дип күрсәтә алмый, – диде Рифат Шәмсетдинов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул көнне “Тоннель” операциясе төне буе, Сеҗедән соң Яңа Кенәр юнәлешендә дәвам итте. Чара барышында 10 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Шуларның берсендә транспорт белән идарә итүче машина йөртү хокукы биргән таныклыгын алдырган килеш эчкән хәлдә юлга чыккан. 

– “Тоннель” профилактик чарасы районда киләчәктә дә дәвам итәчәк, – диде Ришат Хуҗин.

Велосипедчы тән җәрәхәтләре алды

28 июльдә Арчада Банк урамында зур тизлек белән килгән “Лада-211140” машинасы 2013 елгы велосипедчыны бәрдерә. Велосипедтагы бала да юл кырыеннан барган була. Ул да тән җәрәхәтләре ала.

– 14 яшькә кадәр булган балаларга велосипедта машина юлы кырыеннан бару катгый тыела. Ата-аналарга үз балалары куркынычсызлыгына җитди карарга һәм һәрвакыт аларны контрольдә тотарга кирәк, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе.

Куркынычсызлык каешы коткарып калган

29 июльдә көндезге сәгать 2дә Яңа Кенәр юлында юл-транспорт һәлакәте булды. “Киа Рио” машинасын йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәсен боза, идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп каплана. Нәтиҗәдә, 1963 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Машина салонында ике бала да була. Куркынычсызлык каешы аларның гомерен саклап кала.  

– Машина әйләнгәндә куркынычсызлык каешы эләктерелгән булса, исән калу мөмкинлеге биш тапкырга арта, – ди Ришат Хуҗин. – Транспорт белән идарә итүче үзе дә куркынычсызлык каешы тагарга, пассажирлардан да шуны таләп итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X