erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтер дәфтәрен барладылар

Түбән Мәтәскә мәктәбендә

Данис Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Хәтер дәфтәре” дип аталган районкүләм әдәби-музыкаль чара үтте.

Ул “Без бит – арча яклары” дигән өч өлештән торган җыентыкның 1-4 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылган  китабына багышланды. Ягъни, әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Хәтерләсәгез, якташ язучыларыбызның бай мирасын укучыларга, киләчәк буынга җиткерү максатыннан “Без бит – Арча яклары” исеме астында өч кисәктән торган хрестоматия дөнья күргән иде. Аның берсе башлангыч, икенчесе уртанчы, өченчесе югары сыйныф укучылары өчен.

Хрестоматиядә Арча төбәгеннән чыккан танылган язучылар белән беррәттән, Арча якларында яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрьләр, язучылар әсәрләре дә урын алган. Әлеге китапларны дәреслек итеп бастырып чыгаруның максаты билгеле – якташ язучыларыбызның бай мирасын бергә туплап, үсеп килүче буынга тапшыру, шул әсәрләр аша укучыларны дөньяны танып белергә өйрәтү, туган илебезгә, туган телебезгә, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Кичәгә Лесхоз, Казанбаш, Иске Кырлай, Урта Пошалым мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар чакырылган иде. Укучылар исемнәре шушы китапка кергән якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Ә дәртле биюләр, курай моңы чараны тагын да тутыландырып җибәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларның матур чыгышларын тыңлап сокланып утырдык. Саф татар телендә сөйләшәләр, шигырьләр сөйлиләр. Авыллар яшәгәндә, укытучылар балаларда һәрдаим туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәндә телебезнең киләчәге булуына шигебез юк.

Чарага үзешчән язучы, драматург буларак Гөлсинә Зәкиева чакырылган иде. Аның белән кызыклы гына әңгәмә оештырылды. Традиия буенча очрашу ахырында Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры башкарылды.

Ул көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә кунакта район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина да булды. Һәм буш кул белән килмәгән дә булып чыкты. Ул кичәдә катнашкан һәр укучыга, аны оештырган укытучыларга, мәктәпнең үзенә район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Сезне шундый тантаналы кичәдә күрүебезгә шатбыз. Яхшы итеп әзерләнгәнсез, матур чыгыш ясадыгыз. 2021 ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бик күп төрле чаралар үткәрелә. Алда да мондый кичәләр күп булыр әле, – диде Энҗе Мостафина әлеге чараны оештыручыларга, чыгыш ясаган барлык балаларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров исеменнән рәхмәтен белдереп.

– Бу китап белән эшләсәк тә, анда язылганнарны яттан диярлек белсәк тә, кичә күңелләргә якты истәлек булып кереп урнашты, – диде Иске Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хисмәтуллина. – Туган телебездә шулай матур итеп чыгышлар ясаган балалар булганда, татар теле үз урынын югалтмаячак әле.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X