erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Христианнарның бөек бәйрәме

18 гыйнвардан 19 гыйнвар көннәрендә христианнар Һач ману йоласын башкаралар.

Искә төшерик, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Иордан елгасы Израилнең төнягында Хермон тавы итәгендә урнашкан. Иордан елгасы суы электән шифалы дип саналган. Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым !» (Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!). Чуму йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух  -- өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» (Богоявление) дип атала.

Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгәмбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.

 Христианнарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының һөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Безнең Арча районында да бар ул һач манып, тәннәрен, җаннарын аруландыручылар. Берәүләр мунчада өстенә су коя, икенчеләр чиләген күтәреп, бакчасына, ишегалдына чыга, өченчеләр Хәтнә авылына шифалы чишмәгә китә, дүртенчеләр махсус эшләнгән урыннарга Биектау, Казанга һач кылырга бара. Арчада Лин атакай аруландырган Вахитов урамындагы чишмәгә һач ману йоласын үтәргә, шифалы су алырга килүчеләр дә бар. Бүген көндезге сәгать 1дә Арча чиркәвенә кереп чыктым. Гыйбадәт кылу тәмамланган иде инде. Арчада туып-үскән ветеран Анна Дмитриевна: "Мин гел шушында храмга киләм, -- дип сөйләде. -- Хәзерге вакытта Лин атакай Төбәк--Чокырча чиркәвендә гыйбадәт кыла. Аруландырган, шифалы суга килүчеләр күп. Әнә, зур савыттагы су бетеп тә килә инде. Суның шифасы озакка бара. Суны шулай ук Арчада Вахитов урамындагы чишмәдән алырга була". 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язманы әзерләп утырганда телефон чылтырады. "Арчада нишләп һач ману өчен махсус эшләнгән бәкеләр юк? -- дип сорады шалтыратучы бер ир-ат (исемен әйтмәде, хәер анысы мөһим түгел). -- Әнә, күрше Биектау районында электрон челтәрләр аша һач ману урыннарын алдан хәбәр итәләр".  Шунда ук без Лин атакай белән сөйләштек. "Мин бу мәсьәлә белән шәһәр советына кердем. Елгада махсус һач ману урынын ясау буенча җитәкчедән ризалык алдым. Әмма өлгереп булмады. Ул финанска, билгеле бер таләпләргә бәйле чара. Алла боерса, киләсе елга..."

Шифалы суны атна буе аруландырылган чишмәдән алырга була, диде Лин атакай.

Бәйрәм белән, хөрмәтле христиан динендәге райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X