erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кем ул Чулпан Беджер?

Арчага кул эше осталарын, һөнәрчеләрне берләштерүче оешма кирәкме? Шәһәребездә яшәүче Чулпан Беджер белән сөйләшкәннән соң шундый сорау туды?

Кем ул Чулпан Беджер, диярсез. Фамилиясе бераз уйланыбрак калырга мөмкинлек тудыра, шулай бит? Арча кызы ул. Монда туган, монда үскән. Төрек егетенә кияүгә чыккан. Ике баласы бар. Әти-әниләре күп еллардан бирле канцелярия кибете тотучы Гөлнур һәм Фансат Сибгатуллиннар. Чулпанның үзенең дә киемнәр сату ноктасы бар.

Чулпан Беджер турында Арчада һөнәрчеләр ассоциациясен җитәкли икән, дигән хәбәр килеп иреште. Бу хакта бер дә ишеткән юк иде. Очрашу да шушы теманы ачыклау максатында булды.

– Мин Сабада эшләп килүче “Хәят” һөнәрчеләр ассоциациясе җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова белән таныш. Саба Лесхозына боз сараена балаларны фигуралы шуу белән шөгыльләнергә йөртәм мин. Аның белән дә шунда очраштык.

– Әлеге ассоциация нәрсә белән шөгыльләнә?

– Гөлнара кул эше осталарын туплый. Алар белән еш очрашулар оештыра. Шунда үзләрен борчыган сораулар буенча фикер алышалар. Бергәләп төрле интеллектуаль уеннар оештыралар, артистлар чакыралар. Төрле клуб-лар тудырганнар һәм алар да уңышлы гына эшли. Иң кызыгы шунда, бар да татар телендә бара. Татар мәдәниятен күтәрәләр.

– Мондый зур чаралар оештыру өчен район җитәкчелегенең булышлыгы да кирәктер бит?

– Район башлыгы үзе һәрчак ярдәм итәргә әзер тора, ди Гөлнара. Хәер, алар бит хәзер республика күләменә чыкканнар инде. Телевидениедә чыгыш ясадылар, журналда аларны эшен яктырттылар.

– Ә менә кул эше осталарына алар нинди ярдәм күрсәтәләр?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кеше кул эше белән шөгыльләнә, бәйли, чигә, тегә, курчаклар ясый, агачтан ниләр генә тудырмый һәм башкалар. Тик аларны сатарга да кирәк бит. Бик күпләр үз әйберләрен сата алмый. Аеруча өлкәннәр. Ассоциация шул яктан булыша. Бик зур ярминкә үткәрде. Арчага да ярминкәгә килделәр. Мин дә үз кибетемә куйдым. Аннан Гөлнара реклама бик күп ясый. Роликлар белән.

– Чулпан, аңа кушылып Арчада да шундый оешма булдырырга кызыксынмыйсызмы?

– Мин үзем кул эше белән шөгыльләнмим. Әмма оештыру сәләтем бар. Бик теләп оештырыр идем. “Хәят”нең филиалы итепме, мөстәкыйль ассоциация төзепме. Моның өчен район җитәкчеләренең дә ярдәме, дөресрәге, күтәреп алулары, аңлаулары кирәк, әлбәттә.

– Бу очракта эшне нәрсәдән башлар идегез?

– Кул эше осталарын, һөнәрчеләрне туплаудан. 89297239329 номерына миңа шалтыратсыннар. Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да. Бергә булсак, бик күп мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз, дип уйлыйм. Район газетасы да ярдәмгә килсә, тагын да яхшы булачак.

Редакциядән:

Чулпан Беджер үз теләге белән шундый зур эшкә алынырга тели икән, нигә ярдәм итмәскә? Безнең Арча – кул эше осталары, һөнәрчеләр төбәге. Нәрсә белән генә шөгыльләнмиләр бит – исең китәрлек. 89179076973 номерына редакциягә дә шалтырата аласыз. Без быел һәр айны газетаның икешәр битен һөнәрчеләребезне яктыртуга багышларга булдык. Бергә-бергә эшлик. Күршеләрдән үрнәк алып, алардан да яхшырак итеп.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X