erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Истәлеккә – фото!

“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов шалтыратты.

“Хикмәт хәлгә очрадым әле, – ди. – Башта үз күзләремә ышанмый тордым. Ферма янындагы күлдән ике аккош балаларын ияртеп чыгып килә – бибиләре җидәү. Ата аккош алдан бара, уртада бибиләре, ана аккош алар артында. Ата аккош олы юл буенда туктап тирә-якны күзәтте, куркыныч юкмы, янәсе. Бу вакытта ана аккош балаларын туктатып торды. Менә алар юлны аркылып зур суга таба юнәлделәр. Нинди саклык, нинди дисциплина!”

Рәүф Гыймадетдиновичка рәхмәт, аккошларның фотоларын да җибәргән (аларны газетаның сайтында карый аласыз). “Хуҗалыгын да тәртиптә тота, табигатькә дә битараф түгел”, – дип, үзен мактап та алдым әле.

Бервакыт элекке Азин исемендәге колхоз (Түбән Оры) рәисе булып эшләгән Равил Хәйруллин (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) мондыйрак хәл турында сөйләгән иде: “Ферма янында ак кием кигән, мылтыклар тоткан ике кеше йөри. Бардым да: “Нишләп йөрисез монда?” – дип сорадым. “Куян эзләп йөрибез”, – диләр. “Безнең печәнне ашап үскән безнең куяннар алар, барыгыз, йөрмәгез!” – дип куып җибәрдем”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк җитәкчеләр машиналарында мылтык йөртә, дигән сүзләрне еш  ишетергә туры килә иде. Самолеттан кыр казлары, төнлә ут  яктысында куян,  кабан, поши атып йөрүчеләре дә булды.

Хәзер, билгеле, законнар да кырысланды, теләсә ничек мылтык йөртә алмыйсың. Бер караганда  җитәкче законнарны иң төгәл үтәүче булырга тиеш инде ул. Табигатьне яраткан җитәкчеләр күбрәк булсын иде.

Кошларның, җәнлекләрнең бала үстерә торган чоры. Югарыда әйтеп үтелгән аккошлар кебек, кыр үрдәкләре дә бәбкәләрен зур суга таба алып чыга, анда куркыныч азрак. Аларны күреп тотарга маташа күрмәгез, бөтен гаиләне өркетеп, таркатып бетерәчәксез. Очрата калсагыз фотога төшерегез, истәлеккә булыр, безгә дә җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X