erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исән-сау төгәлләргә язсын!

Язгы кыр эшләре.

Район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Фидаил Фатыйхов, “Казанка” ширкәтеннән Ленар Исмәгыйлев, “Ашытбаш” ширкәтеннән Рафил Камалов, “Северный” ширкәтеннән Рәис Һадиуллин, “Ватан” ширкәтеннән Фәнис Мөхәммәдиев бар.

Илшат Нуриев җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште. Ул аларга  тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Район башлыгы эшләр барышыннан канәгать калды, киңәшләрен бирде.

– Узган ел хуҗалыклар үсемлекләрне тукландыруга 18 мартта, чәчүгә 15 апрельдә керешкәннәр иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Быел ашлама сибүгә 14 апрельдә генә чыктылар. “Яңарыш” ширкәте 22 апрельдә чәчүне башлады. Районның  төньягында урнашкан хуҗалыклар эшкә тагын да соңрак чыкты.

11 майга район хуҗалыкларында 22 мең гектарда (30 процент) чәчү чәчелде. Тәүлеккә 4,7 процент күләмендә (3,5 мең гектар) чәчәләр. Бурыч – 5 мең гектарга җиткерү. “Игенче”, “Кырлай”, “Северный” ширкәтләрендә төнлә дә чәчәләр. 6 агрегат чәчә, 4 агрегат культивация ясый, 9 агрегат тырмалый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Курса МТСы” ширкәте 95 процент мәйданда чәчте инде. “Казанка” ширкәтендә – 75 процент. “Ак барс” агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләрендә 50 процентка якын.

Кукуруз, рапс чәчә башлаган хуҗалыклар бар. “Кырлай” ширкәте бәрәңге утыртырга кереште.

Быел хуҗалыклар минераль ашламаларны күбрәк куллана. Район буенча бер гектарга 70 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) туры килә. “Кырлай”да – 118,5, “Игенче”дә – 105, “Северный”да – 96, “Курса МТСы”ширкәтендә 95 килограмм.

– Барлык механизаторларга, язгы кыр эшләрдә катнашучыларга исәнлек-саулык, язгы чәчүне яхшы сыйфат белән башкарып чыгуларын телим!” – диде Р.Гатиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X