erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртәгә һава торышы ничек булачак?

Алдан белеп торыйк.


(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 гыйнварда, Татарстанда салкын һава торышы саклана.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараер дип көтелә.

Шул ук вакытта тотрыксыз, талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык сакла, дип искәртә синоптиклар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -21..-26, аязган вакытта -30 градуска кадәр, көндез -15..-20 градус тәшкил итәчәк. Казанда төнлә -22..-24, аязган вакытта -27 градуска кадәр, көндез -16..-18 градус салкын булыр дип көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда температура фоны сизелерлек күтәрелер дип фаразлана. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/04-01-2022/tatarstanda-toman-t-sh-ch-k-m-30-graduska-kad-r-suytachak-5846585

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X