erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гомерен пионерия хәрәкәтенә багышлаган Әлфия Бәдретдинова Пионерлар көнендә туган көнен билгеләп үтә

Әлфия Бәдретдинова 40 елга якын Яңа Кенәр мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли.

Бүген, 19 майда, Пионерия туган көне билгеләп үтелә. Яңа Кенәрдә яшәүче Әлфия апа Бәдретдинова өчен бу көн икеләтә бәйрәм. 1929 елның 19 маенда дөньяга килгән Әлфия апа гомере буе кызыл галстукка тугры кала.

“Галстук яшәргә көч бирде, – ди ул. – Өйгә кайткач та галстукны салмадым. Галстуктан башка беркая да бармадым. Галстук мине картайтмады, галстук яшәртте,  галстук мине рухландырды. Мин шуңа шатланам, балаларым минем үзем шикелле галстуктан йөрделәр. Бүген дә галстуклы балалар күргәч, яшәреп киткәндәй булдым”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлфия Бәдретдинова – 37 ел гомерен пионер оешмасы эшчәнлеге белән бәйләгән вожатый-методист, Татарстан варислары берлегенең мактаулы әгъзасы, И.Малкин премиясе лауреаты, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале кавалеры. 1947 елда пионервожатый хезмәтен башлап җибәреп, шул вакыттан бирле яшь буынны коммунистик рухта партия кушканча тәрбияләү өчен бөтен көчен, йөрәк җылысын, энергиясен  биреп эшләгән чын мәгънәсендә пионер эше  профессоры.

Бәйрәмегез белән Сезне, Әлфия апа! Гел шулай күңелегез белән яшь, актив булып калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X