Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фәйзи абый дәресләре

    Дәресләрең өчен рәхмәт, Фәйзи абый! Сез безнең алда һәрвакыт якты маяк булып торасыз!

    Бөек Ватан сугышы ветераны, илле елга якын колхоз рәисе, ТАССР, СССР Югары Советлары депутаты булган, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры Фәйзи ага Галиев 96нчы яшендә якты дөньядан китеп барды.

    Мин редакциядә эшли башлаган елларда Фәйзи абый  җитәкләгән “Искра” колхозы районның гына түгел, республиканың да йөзек кашы булган миллионер колхоз иде. Фәйзи Әхмәт улы һәрвакыт пөхтә киенгән, зыялылыгы бөркелеп торган, республикада танылган шәхес иде.

    “Искра” колхозына беренче баруым, шундый дәрәҗәле кеше гади бер газета хезмәткәрен ничек каршы алыр, аның белән ничек, ниләр турында сөйләшермен, дип дулкынлануым әле дә истә.

    – Әйдә энем, рәхим ит! – дип елмаеп каршы алды ул мине. –  Хәзер чәй эчеп алыйк, аннан эшкә керешербез, – диде.

    Аның ачык йөзе, җылы сүзләре бар киеренкелекне юкка чыгарды. Тагын да гаҗәпләндергәне аннан соң булды. Фәйзи абый үзе руль артына утырып, янәшәсенә мине утыртып басуларга алып чыкты, фермаларга алып керде, атак-лы Ашыт болыннарына алып төште. “Мең тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең әйбәтрәк”, – диде ул.

    Фәйзи абыйның әлеге сүзләрен берничә елдан тагын бер искә төшерерлек һәм гомер буе онытылмаслык вакыйганы да искә алып китим әле.

    Райкомда эшләгәндә республика газетасыннан кайткан журналистны озатып йөрү миңа йөкләнде. Октябрь ае иде булса кирәк, яңгыр коя, пычрак, моннан утыз еллар элек безнең юлларда чылбырлы трактор да көчкә йөри иде. Әтнәгә көчкә барып җиттек, безгә әле “Искра” колхозы үзәге Күңгәргә үк барасы, журналист алдынгы колхоз терлекчеләре турында язма әзерләргә тиеш. “Әйдә, Әтнәдә тукталып, колхозга телефоннан гына шалтыратыйм, миңа мәгълүматлар булса шул җитә”, – диде ул. Шулай эшләдек тә, терлекчеләрнең исем-фамилияләрен, күрсәткечләрен сорап алды бу.

    Күпмедер вакыттан соң миңа колхозның партком секретаре шалтырата: “Республика газетасын укыгач шаккатык, – диде ул. – Ул анда телсез кешене телле итеп язган бит!”

    Газетаны табып укыдым. Казан журналисты беренче урында барган терлекчедән “Мондый уңышларга ничек ирештегез?” – дип сораган. Тегесе бөтен тормыш юлын, уңышка ирешү серләрен сөйләп биргән, имеш. Руслар әйтмешли, “нарочно не придумаешь”. Бактың исә, әлеге терлекче тумыштан телсез икән...

    Бу хәлгә мин үзем дә борчылдым, чөнки Казан журналистын урынга кадәр алып барып җиткермәгән булам бит. Күз алдына Фәйзи абый килеп баса, ул бу турыда югарыдагыларга җиткерсә...

    Уңайсызланып кына Фәйзи абыйга шалтыраттым, мәсьәләне аңлаттым. “Син, энем, бер дә борчылма, мин монда эшне үзем җайлармын, теге журналистны да борчыма, ул моны начар нияттән  эшләмәгән. Тормышта мондый ачы тәҗрибәләр күп була, алардан сабак ала белергә генә кирәк”, – диде ул.

    Фәйзи абый бик оста психолог, тәрбияче, остаз иде. Күпме булачак колхоз рәисләре аның мәктәбе аша үттеләр. Колхоз кәнсәләренә кергәндә исләрем китеп чыга идем, анда үзенә күрә аерым климат, коридорда арлы-бирле йөргән бер кеше күрмәссең. Чөнки һәр авылның бригадиры үзе рәис дәрәҗәсенә куелган, алар көндәлек мәсьәләләрне үзләре хәл итә, халык  алдында абруйлары зур.

    Колхоз үзенең өлкән яшьтәге кешеләр өчен йортын булдырды, ярдәмгә мохтаҗ картлар, карчык-

    лар туган җирләреннән аерылмыйча шунда гомер кичерде.

    Фәйзи абый ирешкән казанышлары, абруе, дәрәҗәсе белән герой булырга лаек шәхес иде. Әмма ул югарыдагыларга ярак-лашыйм димәде, һәр нәрсәне намусы кушканча эшләде. Бер генә мисал. Район җитәкчеләре кичекмәстән уракка төшәргә әмер бирә. Бар да тотына, бер “Искра” гына кузгалмый. Чөнки иген әле өлгермәгән. Вакыты җиткәч бердәм булып уракны беренче булып тәмамлап та куя болар, иң югары уңыш та “Искра”да. Мондый хәл язгы чәчүдә дә, башка эшләрдә дә кабатлана.

    – Үземә тия алмадылар, әмма ачуны малайдан алдылар, – дигәне булды Фәйзи абыйның. Улы Фаил турында сүз бара. Ул бер хуҗалыкта рәис иде, районнан китәргә мәҗбүр булды. Әмма ул барыбер югалмады, республиканың иң зур кошчылык фабрикасында баш белгеч булып эшләде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 22 октябрь 2020 - 09:06
      Без имени
      Эссэлэмэгалэйкум.Безнен Эткэй турында язган шундый жылы сузлэрегез очен бик зур рэхмэт. Исэн-сау ,яшэгез.Дорестэн дэ Эткэй бик яхшы кеше иде ,урыны ожмахта булсын.Амиин.