Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Эссе, тузан... Ә юлчыларның кызу эш вакыты

    Бу эш авыр хезмәт. Юл төзелешендә эшләүчеләрнең хәлен белеп кайтырга дип юлга кузгалдык.

    Юлга чыгар алдыннан “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев белән сөйләштек.

    “Аллага шөкер, эш күп, –диде Альберт Сафиев. – Дәүләт программалары нигезендә узган ел башланган Шушмабаш—Сәрдәбаш юлы (6 км) асфальтланып бетте. Курса Почмакта шулай ук 2,5 км юлда эш тәмамланды. Яңа Кенәр юлында эш бара. Мари иле чигендәге юллар өч еллык программа нигезендә эшләнәчәк (9 км). Арча—Әтнә юлына (Зур Бирәзә белән Наласа авыллары арасы) шулай ук бу көннәрдә асфальт түшәлә. Болардан тыш махсус программалар нигезендә Арча эчендәге юллар да каралачак. Бездә таләп шундый: юлдагылар исән-имин йөрсеннәр өчен юллар сыйфатлы итеп эшләнергә тиеш. Контроль көчле. Юл кырыйлары түбәнәйтеп, авышлык әкренләп төшә торган итеп эшләнә. Проектны шулай ук мөмкинлектән чыгып, кискен борылышларны турайтып эшләргә тырышалар һ.б.”.

    Юл һәлакәтләре булып тора. Алдагы машинаны узарга каршы якка чыгып, йөзгә йөз машина белән бәрелешү очрак-лары ешайды. Баручы һәм кайтучы ике юлны аерым ясаганда гына бу афәттән котылып булачак, диләр. Ике юл эшләү турында сүз булганы юкмы дип тә сораштык һәм юк дигән җавап ишеттек. 

    Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов белән Яңа Кенәр ягына чыгып киттек. Каршыга юл кырыйларын чүп үләненнән чистартучы техникалар очрады. “Безнекеләр”, – диде Назыйр. Яңа Кенәр юлында (Симетбаш тирәсендә) тулы көчкә эш бара иде. Юлга өр-яңадан асфальт түшәләчәк. Кырдырылган юлга вак таш ташыйлар. Грейдер тарата. Грейдерда эшләүче  Түбән Мәтәскәдән Рамил Гайнетдинов: “36 ел эшлим инде, – дип сөйләде. – Менә бу компьютер белән эшли торган автогрейдер. Төгәл эшләргә кирәк. 1 км юлга күпме вак таш җәеләсе граммына кадәр билгеле”.

    Кырдырылган асфальт, вак таш ташучы йөк машиналары тыз—быз йөреп торалар, Симетбаш борылышна кереп китәләр. Зур цистерналы өр-яңа «Вольва» машинасы килеп туктады. Швециядә эшләнгән машина, диделәр. Шоферы яшь кенә егет Динар Сәлимов: “22 тонна су алып килдем, – диде. – Бу предприятиедә өч ел эшлим. Арчаның 1нче мәктәбендә укыдым”. Икенче бер машина суны кабул итеп ала. Шоферы Рәдиф Гафуров: “10 тонна сыешлы машина бу, юлга тузанны басар өчен сибәбез”, –диде.  Беркөнне хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховка кичен соң гына шул яктан үтеп китәргә туры килә. Икенче көнне редакциягә килгәч исе китеп сөйләде: “Юлчылар машиналарын эш беткәч юып, тезеп куялар икән...”

    Якындагы Симетбаш авылы янына бик зур “вак таш тавы” хасил булган. Эшкә материал тупланган. Йөк машиналары ташып тора. Фердинанд Хуҗин техникасы белән күчне өеп, тәртип сала. “Эссегә түзеп буламы?” – дип сорыйм. “Без ияләнгән инде...”, – дип елмая Фердинанд.

    Симетбаштан 2012 елда асфальт җәелгән Кышкар юлы аша Яңа Кишеткә, Иске Кишеттән Арча-Әтнә юлына чыктык.

    Зур Бирәзә белән Наласа арасындагы юлга Арча филиалы бригадасы асфальт түши.  Инженер-геодизист Айнур Мостафин Илнур Шәвәлиев белән юлның уртасын тамгалап билгеләп баралар. Айнур Казан төзелеш—архитектура университетын тәмамлаган. Монда эшли башлаганга 5 ел. Иске Чүриле мәктәбен тәмамлаган. “Эссе... Бу һөнәрне сайлаганга үкенмисезме?” – дип сорыйм. “Кайвакыт уйландыра...”, – дип көлеште егетләр.

    Эш шулкадәр төгәл көйләнгән. Йөк машинасы асфальтны җәюче агрегат бункерына биреп тора. Агрегат асфальтны тигез итеп җәя, ә тыгызлаучы катоклар бер-бер артлы тезелешеп йөреп торалар: җәелгән асфальтны тыгызлыйлар. Эшнең кызган чагы. Эшне тутатып, егетләр белән сөйләшергә жөръәт итмәдек. Хәерле эш көннәре теләп кузгалдык.

    – Юлда йөрүче шоферлар да безнең хәлне аңласын иде, –  диде Назыйр Фәтттахов. – Ничек чабалар, көтәргә вакытлары юк. Юлда эш барганын күрәләр, ләбаса.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 25 июнь 2021 - 09:23
      Без имени
      Ул Мари иленен Мариец поселыгы белэн Байкал арасындагы юлны куптэн карарга вакыттыр инде, моннан 15 ел элек кагэзьдэ салган булганнар дип сойлэделэр, дорес булгандыр ахрысы... Юл булмау аркасында купме экономик бэйлэнешлэр озелэ, купме фура шул биш км юлны утэ алмыйча президентларны сугеп кире борылалар...Купме урман кермичэ кала, купме сатып алучы безнен кибетлэргэ килеп житэ алмый...