erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ДОСААФта күргәзмә эшләде

Бүген, 23 сентябрь көнне Арча ДОССАФына мәктәп укучылары килде

"Мобиль музей" проекты 2020 елдан эшләп килә. Районның ДОСААФ оешмасы район Мәгариф идарәсе белән берлектә, укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү матсатыннан, тарихи күргәзмә оештырды. Арча мәктәпләрендә укучы 4-8 сыйныф укучылары ДОСААФ бинасында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. "Татарстан Республикасы ДОСААФының Мобиль музее" проекты кысаларында оештырылган күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы еллары, Оборона ешмасы белән бәйле Советлар Союзы геройлары, ДОСААФта белем алган бөек шәхесләр турындагы мәгълүматлар яктыртылды. ДОСААФ хезмәткәрләре балаларны кичке 5кә кадәр тарихи үткән белән таныштырды. Чын мәгънәсендә музей кебек җиһазландырылган бүлмәдә иң элек экскурсия оештырылды, аннан соң яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X