erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әдәби хәзинә” проекты дәвам итә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә.

Язучылар турындагы бу тапшыруларны ТНВ каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. Безнең районда туып-үскән 12 язучы : Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов, Вакыйф Нуриев турындагы “Әдәби хәзинә” тапшырулары күрсәтелде инде. Аларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында аларның әсәрләреннән өзекләр уку, видеофильмнардан өзекләр, мәктәп музейларында булган кызыклы экспонатлар кулланыла. Бу тапшыруларда районыбызда туган телнең сакланышына зур әһәмият бирелүе күрсәтелә.

    Телевидениенең ТНВ каналы музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә галим, фән докторы, шагыйрь Рифат Җамалның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап чираттагы “Әдәби хәзинә” тапшыруын төшерде. Зөлфирә Мөхәммәдиева һәм Әлфирә Мәһдиева җитәкчелегендәге телевидение хезмәткәрләре  якташыбызның 70 яшьлек юбилеена багышлап куелган күргәзмәне, музей фондында саклана торган газета-журнал материалларын, фотоларын, шәхси документларын  тапшыру өчен файдаландылар. Рифат Җамал үзе дә күргәзмәгә куелган китапларын, фотоларын кулланып чыгыш ясады. “Без бүген туган авылым Мирҗәмдә, үзем укыган Носы мәктәбендә булдык. Анда бу тапшыру өчен бик күп мәгълүматлар тупланды. Музей хезмәткәрләренә минем иҗатым турында материаллар туплап барулары өчен рәхмәтемне белдерәм”, – диде горурланып якташыбыз Рифат Җамал. Бу тапшыру тиздән күрсәтеләчәк, һәркем аны яратып карар дип уйлыйбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     “Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X