erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башлана

Бердәм дәүләт имтиханнары башланырга санаулы көннәр калып бара. Ә төп дәүләт имтиханнары инде башланды. Быел имтиханнарда укучыларны нинди үзгәрешләр көтә?

Бу атнада районда 9 сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары башланды. 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын 26 майда тапшыра башлый.

Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханнары тапшыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Быел бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруда төп яңалык – ул имтихан материалларын Интернет челтәре аша алу технологиясе кертелү һәм бланкларны имтихан тапшыру аудиторияләрендә үк сканлаштырып җибәрү. Шулай ук Татарстанда барлык аудиторияләр дә тулысынча диярлек видеокамералар белән тәэмин ителгән. Җәмгыять белеме, тарих фәннәре буенча имтихан вакытлары кыскара, ә чит телләрнең телдән өлешен тапшыру вакыты, киресенчә, арта. 2022 елдан бердәм дәүләт имтиханнары федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп үткәрелә. Контроль-тикшерү материаллары әлеге стандартларга туры китереп үзгәртелгән.

Киңәшмә тәмамланганнан соң районда имтиханнар тапшыру үзенчәлекләре турында без район мәгариф идарәсе методисты Илшат Сафиуллин белән сөйләштек.

– Илшат Рашатович, министр дәүләт имтиханнары тапшырудагы төп үзгәрешләрне санап китте. Арча районында быел ничә укучы төп һәм ничә укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра? Имтиханнар кайда узачак?

– Төп дәүләт имтиханнары 16 майда башланды. Бу көнне 9 сыйныф укучылары туган тел буенча имтихан тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнары 26 майда башлана. Районда барысы 497 тугызынчы сыйныф укучысы төп һәм 180 унберенче сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. Төп дәүләт имтиханнары 5нче гимназиядә һәм Арчаның 2нче мәктәбендә, бердәм дәүләт имтиханнары – Арчаның 2нче мәктәбендә үтә. Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән тәэмин ителгән. Быел яңа төр заманча камералар урнаштырылды. Алар бүлмәнең һәр почмагын төшерә, хәтта булган язуларны да укырга сәләтле. Шундый ук камералар штабта да урнаштырылды. Җәмәгать күзәтүчеләре онлайн режимда һәр аудиторияне күзәтә ала.

– Укучылар имтиханга ничәдә килә? Үзләре белән нәрсәләр алып керергә ярый? Аудиторияне ничек сайлый? Гомумән, имтихан тапшыру процессы ничек оештырыла?

– Имтихан сәгать 10да башлана. Сәгать 9да без балаларны имтихан тапшыру пунктына кертә башлыйбыз. Аудиторияләргә бүленеш исемлеге алдан чыгарып эленгән була. Ул имтихан көнендә керү ишегенә эленә. Имтихан тапшыру пунктында оештыручылар аудитория номеры язылган табличка белән каршы ала һәм балаларны җыеп, аудиториягә алып керә. Балалар үзләре белән паспорт, гельле ручка, шоколад, су (үтә күренмәле шешәдә булырга тиеш) алып керә. Башка әйберләр алып керү тыела. Сәгать 10 тулгач, оештыручылар контроль-тикшерү материалларын компьютер аша чыгарып, балаларга тапшыра башлый.

– Быел төп яңалыкларның берсе бланкларны сканлаштырып җибәрү турында тулырак аңлатып китегез әле. Эшләр буталу мөмкин түгелме?

– Әйе, быел беренче тапкыр эшләр Интернет аша килә, аларны оештыручылар аудиториядә чыгарып, һәр балага тапшыра. Балалар эшләрне тапшырганнан соң бланклар аудиториядә үк сканер аша уздырыла, шифрлана һәм Интернет аша төбәк мәгълүматны эшкәртү үзәгенә җибәрелә. Монда аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел, оештыручылар махсус уку уза, имтихан тапшыру пунктында шулай ук техник белгечләр эшли. Сканерлар көчле һәм югары тизлектә эшли. Бу яңалык тугызынчы сыйныфлар тапшыра торган төп дәүләт имтиханнарына кагылмый. Аларның биремнәрен элеккечә инкассация машинасы алып кайта һәм бланкларны алып китеп тапшыра.

–  Киңәшмәдә информатика буенча имтихан турында да сүз булды. Һәр укучы алдында ноутбук булырга тиеш, диделәр. Бездә һәр балага ноутбуклар җитәме?

– Әйе, информатикадан имтихан тапшырганда практик эш өчен ноутбук яки компьютер кирәк. 11нче сыйныф укучыларын Мәгариф һәм фән министрлыгы тулысынча ноутбуклар белән тәэмин итә. 9нчы сыйныфларны гына тулысынча тәэмин итү бераз кыенлык тудыра. Бу эш мәктәпләргә йөкләнде. Һәр мәктәп информатикадан имтихан тапшыручы укучысын имтихан вакытында ноутбуклар белән тәэмин итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Укучылар мәҗбүри имтиханнарны тапшыра алмаган очракта яңадан тапшыру мөмкинлеге бармы?

– Аттестат алу өчен  рус теле һәм математикадан имтиханнарны уңышлы тапшырырга кирәк. Әгәр укучы аларның берсен тапшыра алмаса, ул аны резерв көнендә яңадан тапшыра. Әгәр дә икесен дә тапшыра алмаса, сентябрьдә генә яңадан тапшыра ала. Сайлау буенча фәннәрдән имтиханнарны тапшыру аттестатка йогынты ясамый. Бала югары уку йортына гына керә алмый. Бу фәннән имтиханны тапшыра алмаган очракта аны киләсе елга гына яңадан тапшырып булачак. Медальгә баручылар рус теленнән һәм профильле математикадан кимендә 70 балл җыярга, математиканың база өлешен “5”кә тапшырырга тиеш.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестат алу өчен 4 фәннән имтихан тапшыра. Рус теле һәм математика – мәҗбүри фәннәр һәм ике фән сайлау буенча.

Алда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башлана. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен телибез аларга.

 

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру графигы

 

Фән

Имтихан көне

Имтихан нәтиҗәләре билгеле була

Минимал балл

География

26 май

10 июнь

37

Әдәбият

26 май

10 июнь

32

Химия

26 май

10 июнь

36

Рус теле

30–31 май

17 июнь

24

Математика (профильле)

2 июнь

20 июнь

27

Математика (база)

3 июнь

20 июнь

3

Тарих

6 июнь

22 июнь

32

Физика

6 июнь

22 июнь

36

Җәмгыять белеме

9 июнь

24 июнь

42

Биология

14 июнь

29 июнь

36

Чит телләр (язмача)

Чит телләр (телдән)

14 июнь

16–17 июнь

4 июль

22

Информатика

20–21 июнь

6  июль

40

 

Резерв көннәр – 23–24, 27–30 июнь, 2 июль

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X