erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәмлек таулар күчерә

​​​​​​​Яңа елга зур бүләк – 59 хуҗалыгы булган Түбән Пошалым авылында, ниһаять,  клуб ачылды.

 

“Авылым халкы бик актив тормыш рәвеше алып бара бездә. Бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Ләкин клуб ябылу очрашу, аралашу өчен кыенлыклар тудырды. Шуңа карамастан, җыелырга урын тапты халык. Җыелышлар, төрле чаралар, очрашулар үткәрелде. Авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсе булып авылда ике һәйкәл – сугышта катнашкан авылдашларыбызга, тыл ветераннарына – калкып чыкты”, – дип язды безгә китапханәче Гөлназ Галимҗанова.

Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков шундый шатлыклы вакыйга белән уртаклашырга редакциягә үзе керде.

– Түбән Пошалым клубы авария хәлендә иде. Сигез ел элек ябылды. Шул вакыттан алып авыл клубсыз яшәде. Узган ел сентябрь аенда безгә район башлыгы Илшат Нуриев килде. Шунда авыл халкы аңа клуб кирәклеге турында әйтте, аны булдыруда ярдәм күрсәтүен сорады. Район башлыгы булышырга вәгъдә  бирде һәм сүзендә торды, – диде ул. – Ябык торган иске балалар бакчасы бинасы бар иде. Шул төзекләндерелде, тамаша залы һәм зал эшләнде. Дөрес, клуб бинасы яңа түгел. Ничек кенә булмасын, авылда хәзер клуб бар һәм Яңа ел бәйрәмен Түбән Пошалым халкы шунда үткәрде.

“Әлеге шатлыклы мизгелләрне кичерергә мөмкинлек тудырган район хакимиятенә, шәхсән Илшат Нуриевка рәхмәтле без. Аның тырышлыгы белән төзекләндерү эшләре башланды, төзелеш материаллары белән дә ул ярдәм итте. Без үз чиратыбызда бу бина буш тормас, дип ышандырып калабыз. Үз кулларың белән тудырган һәрнәрсә кадерле була ул”, – дип яза китапханәче.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Үз кулларың белән тудырган әйбер. Сүз менә шул хакта барачак. Чөнки клуб бинасы авыл халкы ярдәме белән төзекләндерелгән, аларның бердәмлеге нәтиҗәсендә иске бина шундый төс алган. Кайберәүләр, бәлкем, ышанып та бетмәс, әмма бу нәкъ шулай. Бөтен халкы белән мәдәният учреждениесе булдыру өчен җан атып йөргән авыллар бик сирәк.

– Чыннан да, Түбән Пошалым халкының бердәмлегенә сокланырлык, – диде Васил Габделхаков. – Клуб төзекләндерү өчен дип шунда ук 70 мең сум акча җыеп бирделәр. Җитеп бетмәде. Бу хакта ватсапта авыл төркеменә яздым. Сүгәрләр инде, дип көткән идем. Кая ул, шунда ук эшкә керешеп, яңадан 60 мең җыйдылар. Авылдан китеп читтә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертте. 59 хуҗалыктан барлыгы 130 мең сум акча җыелды. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Вагыйз Гариповлар үз теләкләре белән төзекләндерү эшенә алындылар. Халык та ярдәм итте. Бинаның эчен ясадылар, тышын сайдинг белән тышладылар, сәхнәгә дә материаллар таптык, урындыклар тездек. Матур гына килеп чыкты.

30 декабрьдә клубны тантаналы төстә ачалар. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова килә, кирәк-яраклар алу өчен сертификат тапшыра. Бер бәйрәмгә икенчесе – бал-маскарад кушылып китә.

Бина киләчәктә дә шулай гөрләп торыр, дип ышанасы килә. Хәзер инде очрашу, аралашу өчен кыенлыкка нокта куелган.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X