erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыртсаң һәм авыртмас өчен нишләргә?

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе педиатры Алсу Кузнецова.

– Алсу Альбертовна, әти-әниләр зарлана: балада югары температура, йөткерә, тамагы авырта, ә Ковид-19га тест тискәре күрсәтә. Нәрсә бу коронавирусмы (әллә әйтмиләрме генә!), гриппмы, гадәти бер салкын тиюме?

– Әйе, балалар авырый. Грипп бара, штамм Н2N3. Сирәк кенә булса да, коронавирус очраклары да ачыклана. Әлбәттә, гадәти салкын тию вирусы да бар, ул грипп, коронавируска охшаса да, аны балалар җиңелрәк кичерә.

– Балалар ничек авырта? Гриппның билгеләре?

– Температура 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, коры ютәл, баш авырту, хәлсезлек күзәтелә. Грипп ноябрь ахырларында башланды. 300ләп баланы кабул иттек инде.

– Ә алда чыршы бәйрәмнәре, Яңа ел чаралары. Әти-әниләргә киңәшләрегез.

– Бала авырткан булса, иң кулае өйдә утыру. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирәк.

– Баланың температурасы күтәрелүгә “Ашыгыч ярдәм” чакыртыргамы, әллә табибка йөгерергәме?

– Баланың температурасы күтәрелгәч, гадәттә әти-әни температураны төшерә торган дару бирә. Һәм шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта. Ашыкмас-ка кирәк. Дару биргәч, температура 1 сәгатьтән соң гына төшә башлый. Баланың тәнен җылы су белән сөрткәләсәң була. Җиләк-җимеш морслары эчертергә киңәш ителә. Мәсәлән, мүк җиләге яки кура җиләген, сырганак булса да ярый, савытка салып изәсең дә өстенә бүлмә температурасындагы су, шикәр комы салып болгатасың һәм  балага эчертәсең. Морска кайнар су ярамый, С витаминын юкка чыгара. Әмма баланы үз белдегеңнән дарулар белән дәваларга ярамый. Һичшиксез табибка күренергә киңәш ителә. Бары тик табиб күрсәтмәсе белән генә баланы дәваларга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ә нинди витаминнар бирергә? Әллә бирмәскәме?

– Капсуладагы Д витаминын бирсәң яхшы. Д витамины матдәләр алмашынуын, иммунитетны яхшырта, сөякләрне ныгыта һ.б. Файдасы зур.

– Авыртмас өчен нишләргә?

– Күбрәк хәрәкәт, саф һавада йөрү, уйнарга, вакытында йокларга ятарга, вакытында тукланырга кирәк. Кызганыч, балалар күбрәк вакытны телефон белән үткәрә. Гаджетлар темасына икенче юлы сөйләшербез.

– Вакытында йокларга ятарга, дидегез. Сәгать ничәдә? Мин төнге сәгать 1дә йокларга яткан әти-әниләрне беләм. Аның баласы да шул вакытта ята.

– Кичке сәгать 10нан да калмаска кирәк. Вакытны шулай көйләргә. Балаларны вакытында йокларга яткырасың килсә, үзең дә соңга калмыйча ятасың. Эшләнеп бетмәгән эшең булса, иртәрәк йокыдан торасың. Гомумән, баланы кечкенәдән режимга өйрәтсәң яхшы. Ә грипп белән авыртмас өчен (авырткан очракта да аны җиңелрәк кичерәсең) вакцина ясатырга кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Яңа ел белән сезне! Барыбыз да исән-сау булыйк!

– Яңа ел бәйрәмнәре тыныч, хәвеф-хәтәрсез үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X