Арчада район башлыгы призына көрәштеләр (нәтиҗәләр)
"Арча" спорт комплексында зурлар район башлыгы призына көрәштеләр.
100ләп көрәшче бил алышты. Аксакаллар да бар иде.
Көрәш ике келәмдә барды. Ярышларны Казаннан кайткан халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев (Айван авылыннан), “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте.
Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш барышын башыннан ахырына кадәр карады.
Республикада Арча көрәшчеләре 2020 елда 2нче урында. Бу сөенечле хәбәрне район башлыгы Илшат Нуриев әйтте.
2018 елда болай дип язганмын "Бездә көрәш үсештә. Арча районы көрәшчеләре республикада 7нче урында. Әле кайчан гына 18нче иде".
Ярышлар алдыннан Илшат Нуриев иң яхшы көрәшчеләргә һәм кул көрәштерү буенча уңышка ирешкән спортчыларга, тренерларга бүләкләр тапшырды.
Наласадан гына 30лап көрәшче килгән иде. Алар команда белән 1нче урынны алдылар.
Ярышлар авыр үлчәүдәгеләр арасында Арчадан Илнур Зәйнуллинның җиңүе белән тәмамланды. Нәтиҗәләрне түбәндәге фотолардан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Белеп килгэннэр! ??
0
0