erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада кемнәргә 10ар мең сум премия бирелә

Яшьләр өчен бәйге игълан ителә

Районда тагын бер яңалык. Беренче тапкыр Арча муниципаль районы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе үткәрелә. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовка мөрәҗәгать иттек.

– Ильяс Нурсилович, бу бәйгедә кемнәр катнаша ала?

– 16 яшьтән алып 35 яшькәчә теләге булган барлык егетләр һәм кызлар.

– Аның максаты нәрсәдә?

– Максаты – Арча районы өчен мөһим булган идеяларны, тәкъдимнәрне, чараларны барлау һәм җыю. Соңыннан иң яхшыларын  алып тормышта куллану.

– Проектка тотыну өчен аның темасын барларга кирәктер, бәлкем? Ниндирәк юнәлештә эшне башларга?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юнәлешләр бар. Аларны тәкъдим итә алабыз. Иҗади эшләр кабул ителә, физкультура-спорт, туризм, волонтерлык, яшьләр медиа, милләтара һәм дини мөнәсәбәтләр, авыл хуҗалыгын үстерү темаларын алырга була. Әмма бу шуларга гына тукталырга дигән сүз түгел. Һәркем үзе теләгән темага проект төзи ала. Бары тик ул район өчен мөһим булырга тиеш.

– Бәйге булгач, бүләкләр турында да сорау ялгыш булмас.

– Ун иң яхшы дип табылган проект 10шар мең сум премиягә дәгъва кылачак.

– Заявкаларны кая юлларга?

– Заявкаларны 30 августка кадәр odms­­­_arsk@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән odms–arsk.tatar сайтында танышырга мөмкин. Телефоннан 3-20-33 номерына шалтыратып белешергә дә була. Яшьләр, катнашыгыз, идеялар, фикерләрегезне җиткерегез. Алар безнең өчен бик кыйммәт. Җиңгән очракта бүләге дә начар түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    салэм Ильяс жинуче итеп 1 группа да булган балаларнын энисен билгелэргэ кирэктер дип уйлыйм сез каршы булмасагыз коне тоне балары белэн +ещо ашарга пещеру Кер жувы и ,т ,д туземлек и семья бэхетлэре аларга алар дан да таза гайлэ и гайлэ кыру яшьлэр и семьялар юктыр минемчэ и моссажлар купме Тора бит торышкан кеше йортэ э торыша алмаганнар йртэ алмыйдыр хэр беребез исэн САУ булсын балабыз дип йорибез кайгы хасрэт курсэтмэсен хэр беребез гэ уз башымнан утеп эйтэм саклагыз семьягызны утенеп срыйм

    2
    X