erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча сезнең белән горурлана.

Алар физик яктан көчле һәм җитез балалар тәрбияли. Ярышларда иң яхшы урыннар аларда. Эшләрендә уңышлар телибез.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында иң яхшы тренерларны һәм иң яхшы спорт мәктәпләре җитәкчеләрен котладылар.

Конкурс өч төрле юнәлештә үткәрелә. Шуларның берсе – “Спорт мәктәбе – 2021 елның иң яхшы тренеры” дигән республика конкурсында безнең районнан “Арча” спорт комплексы тренерлары Яңа Кенәрдән Тәлгать Әхмәтов һәм Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов иң яхшылар исеменә лаек булдылар. ТРның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРның Спорт министрлыгында спорт үсеше бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин һәм әлеге министрлыкның физик культура һәм яшьләр спорты үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина уңышка ирешкән тренерларны, спорт мәктәпләре җитәкчеләрен

Дипломнар, акчалата бүләкләр белән котладылар.

– Бүген бирегә иң яхшылар җыелды, – дип сөйләде республиканың спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Без сезнең белән горурланабыз, чөнки сез спортның дөнья аренасында республиканы, илне танытасыз. Бу искиткеч зур хезмәт һәм сезгә моның өчен зур рәхмәт!

Әлеге смотр-конкурста 66 спорт мәктәбеннән 120 тренер катнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан без Илшат Фазыл-җанов һәм Тәлгать Әхмәтов белән сөйләштек. Икесенә дә: “Нинди уңышларыгыз өчен иң яхшы тренер исеменә лаек булдыгыз?” – дигән сорауны бирдек.

Быел көрәш буенча Россиянең спорт остасы исемен алган Илшат Фазылҗанов: “Мин алып барган көрәш секциясендә шөгыльләнгән балаларның Россия һәм республика, район күләмендәге ярышларда җиңүләре һәм призлы урыннар алулары миңа да уңыш алып килде, – дип сөйләде. – Быел гыйнварда Яңа Кенәрдә үткәрелгән 2005–2006, 2007–2008 елгы малайлар арасындагы көрәштә Арчаның 6нчы мәктәбе командасы көрәшчеләре 1нче урынны алды. Мартта Мамадышта уздырылган “Сабантуй” журналы призына 2007–2008 елгы яшүсмерләр арасында оештырылган ярышта Арчаның 6нчы мәктәбеннән Динияр Моратов үз үлчәү авырлыгында чемпион булды, Салават Абдеев 3нче урынны алды. Апрельдә Шушмабашта узган 2006–2007 елгы көрәшчеләр ярышында Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренер Фәнил Һидиятуллин белән бергәләп эшлибез) 3нче урынны алды. Теләчедә узган республикакүләм ярышта Арчаның 6нчы  мәктәбеннән Динияр Моратов – 2нче, Арча гуманитар-техник техникумыннан Ралиф Сәләхетдинов 3нче урынны алды. 17 апрельдә Түбән Мәтәскәдә үткәрелгән ярышта да Арчаның 6нчы мәктәбенең 2008 елда туган һәм аннан яшьрәкләр командасы 3нче урынны алды. Исемлекне тагын да дәвам итеп була”.

Яңа Кенәр мәктәбендә волейбол секциясен алып баручы тренер Тәлгать Әхмәтовны без шулай ук үз эше өчен янып-көеп эшләүче тренер буларак беләбез. Ярышларда аныкылар һәрвакыт аерылып тора. Әле кайчан гына (октябрьдә) узган республикакүләм волейбол ярышында Арчаның җыелма кызлар командасы 3нче урынны алды. Анда Тәлгать Әхмәтов әзерләгән волейболчы кызлар да катнашты.

Уңышка ирешкән тренерларны котлыйбыз! Һәм уңышлар телибез! Арча сезнең белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X