erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы инженеры умартачылыкны үстерүгә грант алды

Грант «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча бирелгән.

Арча районында яшь умартачы Айдар Исламов «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм» илкүләм проекты, «Агростартап» федераль программасы буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Казанбаш авылында туып-үскән Айдар Исламовның нәселендә умартачылар юк. Әтисе янгын сүндерүче булган, әнисе Росгосстрахта эшләгән. Айдар үзе дә инженер булырга хыялланган. Һәм ул, Казан аграр университетының механикалаштыру факультетын тәмамлап, инженер да булган. Укуын тәмамлауга башта ук Айдар баш инженер булып эшли башлый. Өстәвенә әле, Арча районының иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә – “Ак барс” агрокомплексы” ҖЧҖендә. Һәм ул бу вазыйфада 9 ел эшли, фермер-умартачы булганчыга кадәр.

-Бу очраклы гына килеп чыкты кебек, - дип елмая Айдар. - Узган ел бертуганым Нияз белән 10 умарта оясы белән зур булмаган умартачылык оештырырга булдык. – Ел, көтелмәгәнчә, уңышлы булды, без беренче елда ук чирек тонна бал алдык. Бу безгә бик ошады. Һәм, бу көтелмәгән бизнесны киңәйтергә дип, «Агростартап» программасы буенча грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында бәхетне сынап карарга булдык. Без Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә бардык, анда җентекле консультация алдык, документлар әзерләдек һәм Министрлыкка тапшырдык, безнең документларны хупладылар. Ә бер айдан 2,5 миллион сум грант отуыбызны белдек. Моңа башта хәтта ышанып та булмады...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айдарга инженерлыктан китәргә туры килгән, әмма ул моңа үкенми. Хуҗа булу хисе аңа хәзер кыенлыкларны җиңәргә дә көч бирә һәм уңышлар белән дә сөендерә. Ә уңышлар - менә алар, фермерның хезмәт нәтиҗәсе. Төрле төстәге йөздән артык умарта оясы бик матур урында – тау битендә, акция утыртмалары янәшәсендә урнашкан. Һәр ояда бал кортлары гөжләп тора. Шунда ук умартачылык йорты - омшаник - өчен ике вагон куелган, хуҗалык исеме белән элмә такта эленгән көнкүреш бүлмәсе бар, хәтта зур булмаган яшел койма да корылган.

-Умартачылык нечкәлекләренә өчәүләшеп төшенәбез - мин, хатыным Дамирә, ул КХТИ тәмамлады, һәм энем Нияз, - ди фермер. - Бу эштә табышмаклар күп, аларны чишәр өчен без заманча белемнәр үзләштерергә тырышабыз, алдынгы тәҗрибәләр өйрәнәбез.

https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1900616.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X