erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә

«Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылган. 3700 баш мөгезле эре терлек сугымга җибәрелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов сөйләде.

«Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш. Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде. Атнага дүрт-биш тапкыр Алабуга ит-консерв комбинатына алып китәләр», — дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, эшчеләрдә туберкулез табылмаган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмигуллин авыруның көзге тикшерү чаралары вакытында ачыклануын әйтте.

«Ноябрь аенда бу авыруны бетерү буенча чаралар үткәрү турында карар чыкты. Ул бөтен көтүне алмаштырудан тора. Фермалар бушагач, анда дезинфекция үткәреләчәк. Дезинфекция сыйфатын тикшергәч кенә яңа хайваннарны кертергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X