erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

20 еллар элек кенә кая булган бу байлык?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан азык-төлек базарына, кибетләргә кереп чыктым. Алардагы хикмәткә исләрең китәрлек! Бер танышымның: “Мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер”, – дип әйтергә ярата торган сүзләре искә төште. Бабайларга барып торасы юк, әле моннан 20 еллар элек кенә кая булган бу байлык?

Совет чорында СССР Язучылар берлеге органы булган “Литературная газета”да укыган бер язма әле дә истә. Журналист Германия Федератив Республикасы дип аталган илнең супермы, гипермы маркетына керә. Андагы 40–50 төрдәге колбасаларны күреп шаккатып йөргәндә артында дөбердәгән тавыш ишетә. Борылып караса, идәндә бер хатын-кыз аңсыз ята. Кыяфәтенә, киеменә караганда безнең кешегә охшаган, ди. Йөгерешеп килеп аңына китерәләр моны. Ә ул авыз эченнән генә: “Мы же их победили, мы же их победили!” – дип кабатлый.

Шул елларда Казанга ниндидер җыелышка бардык. Кайтканда тамак ялгап алырга уйладык, юл буендагы кибеткә кердек. Киштәләр буш диярлек, әмма бер төрле юан колбаса, ипи бар. Без авыл  балаларына шулар ярап тора.

–  Колбасаны талон белән генә бирәбез! – диде сатучы.

– 100 грамм гына булса да бирегез инде! – дип ялынабыз. “Сезгә биреп эшсез каласым килми!” – дип кырт кисте бу.

Авылга Яңа ел каршыларга кайтасы бар. Кибетләрдә җиләк-җимеш, яшелчә дигән нәрсәнең  баш хәрефләре дә юк. Өч литрлы банкаларда томатлы су һәм каен суы, аларны күчтәнәчкә алып кайтып булмый бит инде. Бердәнбер ресторанның директоры янына кереп: “Әнигә ярты кило апельсин, бер кап чәй алып кайтасы иде”, – дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәскәүгә бара алганнар ит, атланмай алып кайталар. Колбасаны анда да алып булмый икән. Чокырча разъездында тимер юлчыларга  хезмәт күрсәтә торган кибет бар иде. Алар дәүләт кайгыртуында. Бу кибеттә озак еллар Курса-Почмак авылыннан Солтан абый эшләде. Аңа  рәхмәт, якын-тирә авылларда яшәүчеләр ак онга, ипигә шунда йөрделәр.

Арча станциясендә дә бар иде андый кибет. Анда мәрхәмәтле Васил абый эшләде. Мин үземнең туйга кирәкле әйберләрне дә шуннан алдым.

...Бервакыт район эчке эшләр бүлегендә үткән киңәшмәгә чакырдылар. Казаннан кайткан майор бурыч куйды: төркемнәргә бүленеп Арчада, авылларда рейд үткәрергә. Сез ниндидер җинаятьчене эзләргә, дип уйлыйсыздыр инде. Юк, тавыкларга халык ипи ашатмыймы икән дип, тагараклар карап тикшереп йөрергә тиеш идек без.

Мин урамга чыккач: “Егетләр, бу минем эш түгел”, – дип саубуллашып кайтып киттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X