erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

"Цезарь" салаты рецепты

Тавык филесын турарга һәм зәйтүн маенда, җылынган табада җиңелчә алсу төскә кергәнче (10 минут чамасы), кыздырып алырга.

Батонны шакмаклап турыйбыз, духовкада киптереп алабыз (170-180 градуслык температурада, 15-20 минут чамасы). Яки коры таба өстендә, бутап торып, кызарганчы тотарга. Тагын бер сер, минем сыман ялкаулар өчен кибетләрдә "заправка для Салата Цезарь" дип аталган тәмлеткеч сатыла.
Соус өчен: ваклатылган сарымсакны, горчица, тоз, борыч, зәйтүн мае кушып, лимон суы өстәргә (чәй кашыгы майонез өстәргә мөмкин).
Черри помидорларын (эрерәкләре булса, берничә тапкыр бүләргә) урталай кисәргә. Пешкән йомырканы дүрт өлешкә бүләргә. Салат яфракларын юарга, киптерергә, кул белән өзгәләргә (пычак белән турау киңәш ителми) һәм тәлинкәгә матурлап тезәргә. Аның өстенә шакмаклап туралган тавык итен салырга, соус өстәргә, шуннан соң помидор, кыргыч аша үткәрелгән сыр, сохари кушарга. Вуаля. Салатыбыз әзер.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tsezar-salaty-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X