erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Таеп егылып, муеныңны сындырмыйм дисәң...

Ел саен октябрь-ноябрь айларында, бозлавык булу сәбәпле, төрле имгәнүләр белән хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта икән. Казанның 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсе травматология пункты мөдире Альберт Галимов сүзләренчә, соңгы ике елда карантин сәбәпле имгәнү очраклары кимесә дә, проблема җитди булып кала бирә ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).

 

– Тайгак вакытта күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр имгәнүләргә дучар була. Беләк һәм бот сөякләре сыну - иң авыр очраклар. Чөнки тиз арада карар кабул итәргә кирәк һәм ул урыннар озак төзәлә. Дөрес, ягъни таймый торган аяк киемнәре кияргә кирәк. Тайгак урыннарны әйләнеп узарга тырышыгыз. Шулай да бозлы җиргә керергә туры килсә, әкрен генә вак адымнар белән, аякларны бөгебрәк атлагыз, – дип киңәшләрен бирде Галимов.

Олылар арасында имгәнү очраклары кимесә дә, балалар арасында, киресенчә, арткан икән. Бу тау шуу сезоны башлану белән дә, таеп егылулар артуга дабәйле, ди Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.
– Хәзер әле көннәр артык суык булмаганга күрә, кайберәүләр язгы-көзге аяк киеменнән йөрүен дәвам итә. Ә аның асты каты, шуңа күрә тая. Шул сәбәпле имгәнүләр килеп чыга. Әти-әниләр гел каядыр ашыга, балаларын дөрес йөрергә өйрәтергә вакытлары юк. Элек бу турыда балалар бакчасында ук, аннары башлангыч сыйныфларда сөйлиләр иде. Хәзер андый нәрсә бетте. Шуңа әти-әниләргә аңлату эшләре алып барырга кирәк, – диде табиб.

Коронавирус чоры балаларда имгәнү очракларын тагын да арттырган. Ни өчен дигәндә, төрле мәйданчыклар, уен бүлмәләре ябылу сәбәпле, балалар күп вакытларын өйдә уздырырга мәҗбүр. Энергияне кая куярга белмәгән балалар шкаф та аударырга, телевизорны да йолкып төшерергә мөмкин. Кызганыч, мондый хәлләр дә еш күзәтелә, ди Руслан Хәсәнов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиб сүзләренчә, чанада шуу тюбингка караганда куркынычсызрак, чөнки анда кирәк була калса, янга аву яки аяклар белән туктатып калу мөмкинлеге бар. Ә тюбингта – юк. Соңгысында муенны сындыру куркынычы да зур икән.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/taep-egylyp-muenyny-syndyrmyym-dis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X