erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Табиб коронавирусны җәйге вируслардан аерырга өйрәтте

Россиянең көньяк төбәкләреннән кайтучы туристлар өйләренә төрле вируслар, шул исәптән коронавирус та алып кайта ала, дип кисәтте табиб-инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул гадәти инфекцияне COVID-19дан ничек аерырга кирәклеге турында сөйләде.Бу хакта РИА Новости яза.


«Җәй көне көньяктан төрле авырулар кайта. Бу - энтеровирус, ротавирус, норовирус. Әгәр эчәк авыруы симптомнарына ютәл, төчкерү, тамак авыруы да өстәлә икән, бу коронавирусның омикрон штаммы булырга мөмкин. Бу очракта ПЦР-тест тапшырырга кирәк», - диде инфекционист.

«ПЦР-тест коронавирус авыруын ачыкларга ярдәм итәчәк. Анализны оператив рәвештә ясарга кирәк. Бу табибларга авыруны ничек дәваларга һәм авыру белән контактка кергән кешеләрне ничек дәваларга кирәклеген күрсәтәчәк», - дип аңлатты Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак //tatar-inform.tatar/news/tabib-koronavirusny-aige-viruslardan-aeryrga-oiratte-5857939?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X