erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кайсы парлар бергә озак яши алмый?

Астрологлар, касы йолдызлыкта тууларына карап, аерылышу ихтималы зур булган парларны атаган ("Шәһри Казан").

 

Капма-каршы әйберләр үзара тартыла дигән принцип һәрвакытта да эшләми. Киноларда, әкиятләрдә бер-беренә бөтенләй дә охшамаган ир белән хатын-кызның гаилә корып матур итеп яшәве турында күп языла, ә менә чын тормышта бу күпкә катлаулырак. Астрологлар әйтүенчә, парларның бергә озак яши алу-алмавын кайсы йолдызлыкта туган булуларына карап та билгеләп була.

Кучкар белән Арысланның ныклы гаилә кору шансы азрак. Алар арасындагы мәхәббәт беренче конфликтка кадәр генә яши. Кучкарларның скандал оештырырга яратулары һәм ахырда әллә никадәр ямьсез сүз әйтеп ташлаулары сер түгел. Арысланнар исә мөнәсәбәтләр ачыкларга яратмый. Үз адресларына шелтә белдерсәләр, кимчелеген күрсәтсәләр, шунда ук саубуллашуны ягын карыйлар, үпкәләткән кешесенә икенче шанс бирмиләр.   

Үгезбозау белән Сукоярның мөнәсәбәтләрен көндәлек проблемалар “җимерә”. Үгезбозау үз парының секунд эчендә планнарын үзгәртүен аңлый алмый. Ә Сукоярга консерватив һәм җитди Үгезбозау белән күңелсез.   

Игезәкләр теләсә кем белән уртак тел таба ала. Ә менә Чаяннар белән аның бу таланты көчсез. Чаян аның тормышын вулканга әйләндерәчәк, мөнәсәбәтләр ачыклап теңкәсенә тиячәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укчы бик тыныч холыклы Кысла өчен артык хәрәкәтчән, дуамал. Кысла – романтик, ул өй җылысын ярата. Ә Укчыга гел яңа тәэсирләр, маҗаралар кирәк.

Балык белән Үлчәүгә дә йолдызлар озын бәхетле тормыш вәгъдә итми. Үлчәү тыныч кеше, әмма эмоциональ һәм энергиясе ташып торган кешеләр белән аралашырга ярата. Ә Балыкка болар ят нәрсә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kaysy-parlar-berg-ozak-yashi-almyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X