erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Карбыз сайлау буенча белгеч киңәшләре

Карбызны супермаркетларда һәм базарларда сатып алырга кирәк, чөнки анда алар пестицидлар, нитратлар һәм радионуклидларга тикшерү уза. ("Татар-информ")

Җиһазландырылмаган сәүдә нокталарында моны эшләмиләр, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына «Перекресток» экспресс-илтеп җиткерү сервисының өлкән менеджеры Юлия Лемешева. РИА новости шул турыда яза.

Эксперт сүзләренә караганда, иң яхшысы – контрастлы буй сызыклары күп булган һәм сары-кызгылт табы зур булмаган, җиде-тугыз килограммлы карбыз алу.  Өлгергән җиләккә шакыганда аның тавышы чыңлап тора һәм ачык була, уч төбе белән сукканда карбыз «җавап кайтара».

«Тәҗрибәле сатып алучылар, кагыйдә буларак, карбызны шакып карап сайлый. Җиләккә йодрык белән шакыгыз –  өлгергән карбыз ачык һәм яңгыравык тавыш чыгара, ә өлгермәгәненең тавышы начар чыга. Карбызга колагыгызны диңгез кабырчыгына куйган кебек куя аласыз, һәм аннары карбызны җиңел генә кысарга була – өлгергән карбыз бераз гына шатырдаячак», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лемешкова карбызны 10-15 градуста һәм дымлылык 80-90 процент булган шартларда сакларга кирәген әйтте.

Гомумән алганда, карбызны берничә ай дәвамында сакларга мөмкин. Киселгән карбызны бүлмә температурасында сакларга ярамый – ул берничә сәгатьтән соң бозыла башлый, ди белгеч.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarga-karbyzny-dores-itep-sailau-kagyidalaren-anlattylar-5857469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X