erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кан басымын кайсы җиләк төшерә?

Нарат җиләге согы югары кан басымын көйли, кан тамырларының эшчәнлеген яхшырта, дигән фикергә килгән Хельсинки университеты галимнәре.

Фармакология кафедрасы докторы Энн Кивимяким гепертензияле лаборатория күселәрендә тәҗрибә уздырып караган. Өч ай дәвамында күселәргә мүк җиләге, нарат җиләге һәм кара карлыган согы биреп торганнар.

Әлеге җиләкләр составында полифеноллар күп, ул йөрәк һәм кан әйләнеше авыруларыннан саклый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эксперимент нәтиҗәләре нарат җиләге согының яшькә карамастан, кан басымын төшерүе ачыкланган. Ә башка соклардан андый тәэсир күзәтелмәгән. Димәк, кан басымы югары кешеләргә нарат җиләгеннән морс яки чәй ясап эчү бик файдалы. Тик бу даруны ташлап җиләккә күчү дигән сүз түгел. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/galimnr-kan-basymyn-tsher-torgan-echemlekne-atagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X