erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ир белән хатынга кыен чакта гаиләне саклап калу буенча КИҢӘШЛӘР

Ир белән хатынга Артур хәзрәт Габдуллин киңәшләре ("Ватаным Татарстан", Казан, Динә Гыйлаҗиева).

 

  1. Гаилә тормышы – бик зур хезмәт. Анда ирдән дә, хатыннан да тырышлык сорала. Гаилә ике кул белән түгел, дүрт кул белән төзелә. Акылы булган кешенең үз теләге белән корган гаиләне таркатырга кулы бармый, үзе сайлаган сөйгән ярына да хыянәт итми ул. Акылсыз, җаваплылык тоймаган кеше исә хыянәт дигән бозыклыктан тайчанмый.
  2. Гаилә корып яши башлаган ир белән хатынның икесендә дә җаваплылык хисе булырга тиеш. Әмма бүген ул бик күп парларда юк. Ир-ат 20–25 ел буе башка гаиләдә тәрбияләнгән, кемнеңдер бөтен назын, мәхәббәтен биреп үстергән кызын үзенә хатынлыкка ала. Гаиләдәге әти назын, кадер-хөрмәтне аңа хәзер ире бирергә тиеш. Ир-атның менә шуны аңлап бетерүе зарур. Хатын-кыз да ире алдында җаваплы. Яшәү барышында сиңа иреңнән дә акыллырак, чибәррәк, баерак кешеләр очрарга мөмкин. Әмма син иреңә гомер буе тугры булып яшәргә вәгъдә бирдең. Шуны истән чыгарырга ярамый.
  3. Гомер озынлыгы белән бер-береңнән туясың, шуңа хыянәт итәргә туры килә инде ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә корганда ир-ат та, хатын-кыз да аңларга тиеш: тормыш иптәшен алар үз теләге, үз ихтыяры белән сайлап алдылар. Никах вакытында бер-берсенә гомер буе тугры булырга вәгъдә бирделәр. Әмма гаилә тормышы башлангач, ир-ат та, хатын-кыз да камил булып бетә алмый. Шуңа күрә син шушы кешене сайлагансың икән, аны ничек бар – шул килеш кабул итәргә тиешсең.
  4. Кайчак гаиләгә читләр кереп, ике кеше арасындагы бәхетне болгатып бетерәләр. Аралары таркалып, хыянәт барлыкка килә. Гаилә корып яши башлаганнан соң гаиләнең бәхете – ул шушы ике кешенең генә бәхете. Анда иң якыннар да керергә тиеш түгел. Сезнең нинди бәхетле икәнлекне, нинди проблемаларыгыз барлыгын, бер-берегезгә нинди бүләкләр бирешүегезне беркем дә белмәсен. Юкса, бүген күпләр гаилә тормышын бөтен дөньяга күрсәтергә тырыша. Һәр гамәлен фотога төшереп, социаль челтәрләргә куеп баралар. Исегездә тотыгыз: чит кеше сезнең гаиләгә сокланып түгел, көнләшеп карый. Араларында сезнең тормышны бозарга теләүчеләр дә табылырга мөмкин. Алга таба да шулай яши бирсәгез, явыз ниятле кешеләр, чынлап та, ниятенә ирешеп, арагызны таркатачак. Шуңа күрә бөтен булган бәхетегез ике арада гына калсын.
  5. Башкаларга ирең яки хатыныңнан зарлану, ике арадагы хәлләрне сөйләп бару да – ялгыш гамәл. Ул бер-береңнең гайрәтен үк чигерә ала. Анда инде хыянәткә дә ерак калмаска мөмкин. Аллам сакласын!
  6. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, диләр. Әгәр ир, дөрестән дә, хатыны янында үзен ир итеп тоя икән, аңа сөйгәне янында бик рәхәт булачак. Гел ирен сүгеп, түбәнсетеп яшәгән хатын яныннан ир-ат качу ягын гына караячак. Ир-ат та хатын-кызның иреннән гел игътибар, хөрмәт көтүен онытмаска тиеш.
  7. Хыянәт ачысы белән күзгә-күз очрашкан кешегә шуны әйтәсем килә. Якын кешеңнең хыянәте белән тормыш тукталмый. Димәк, язмышыңа шулай язылган. Шушы сынауны бары тик сабырлык, түземлек белән генә исән-имин үткәреп җибәрергә кирәк. Аллаһы Тәгалә зур сынаудан соң һәрвакыт җиңеллек бирә. Димәк, бу кеше синең мәхәббәтеңә лаеклы кеше булмаган. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа акыллырак, яхшырак кеше бирәчәк. Шуны истән чыгармагыз! https://vatantat.ru/2021/08/60676/
Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X