erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Банка эчендә бакча» ассортие әзерләү. Бигрәк шәп!

Помидор, кыяр, кәбестә, баллы борыч, кишер, суган, ташкабак, сарымсак, укроп, петрушка, сельдерей, керән һәм карлыган яфрагы, 1,5 литр су исәбеннән маринад: 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне, һәр кисәктә күчәне калырлык итеп, 12-16 өлешкә бүләбез. Борыч һәм кишерне карандашлап буйга, ташкабак һәм суганны 1әр см киңлектә түгәрәкләп, сарымсакны юка телемләп турыйбыз. Банка төбенә 1-2 укроп чәчәге, 2 карлыган яфрагы, керән яфрагы кисәге, берничә сарымсак тырнагы куеп калдырабыз.

Аннары яшелчәләрне урнаштырабыз. Сельдерей һәм петрушка яфраклары тутырабыз. Маринад ясар өчен, суны кайнатабыз, тоз һәм шикәр салабыз. Алар эреп беткәч, кайнар маринадны банкаларга агызабыз. Стерильләштерелгән капкач белән ябып, 1 литрлы банканы - 10, ике литрлысын - 15, өч литрлыны 20 минутка стерильләштерергә куябыз. Өстенә аш серкәсе салып, тиз генә капкач белән ябабыз да банканың башын аска каратып суытабыз. Югарыда китерелгән тоз һәм шикәр күләме тозны аз яратучыларга. Тозлыракны теләсәгез, тозны 2 аш кашыгы итә аласыз. Яшелчәләрне исә үзегез теләгән кадәр салыгыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/banka-echend-bakcha-assortie-zerl-bigrk-shp

Фото https://yandex.ru/images/search?text=овощная%20заготовка%20в%20банке&from=tabbar&p=1&pos=42&rpt=simage&img_url=http%3A%2F%2Fkoolinar.ru%2Fall_image%2Frecipes%2F143%2F143622%2Frecipe_17f2175c-ff28-40af-bd7c-227f72583a33.jpg&lr=174262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X