erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Наилә Миннегали кызы ФӘТТАХОВАНЫҢ олы юбилее

19 июля 2021, 08:14

1409

0

1

Наилә Миннегали кызы ФӘТТАХОВАНЫҢ олы юбилее

Арчада яшәүче кадерле хатыным, әниебез, әбиебез, апам Наилә Миннегали кызы ФӘТТАХОВАНЫ олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Искиткеч кеше бит син, әниебез! Сиңа сокланабыз, сиңа охшарга тырышабыз, синнән үрнәк алып яшибез.

Озак еллар мәктәптә балаларга белем бирдең. Синең укучыларың әле дә сагынып искә ала үзеңне. Әтиебез Ильяс белән озак еллар тигез, матур гомер итәсез. Безне, өч кызыгызны, тәрбияләп үстереп, укытып, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзер барыбызның да үз гаиләләребез бар, балалар үстерәбез. Әмма әле дә син безнең һәрберебез өчен олы терәк, ныклы таяныч. Шатлыгыбыз булса да, борчылсак та, киңәш кирәк булганда да синең янга ашыгабыз.

Көн саен әти белән авылга төшеп йөреп, соңгы көненә кадәр әбине бактың. Өеңдә күпме эш, балалар, оныклар. Әмма син вакыт таптың, әниеңне бер көнгә дә ташламадың. Бу яктан да безнең өчен үрнәк син, әни. Сеңлең Надияне үз канатың астына алдың.

Рәхмәт, әни, безгә биргән тәрбияң өчен, булганың өчен – барысы өчен рәхмәт. Исән-сау бул, авырма, әти белән тагын озак еллар тигезлектә гомер ит. Бүген без сезнең өчен ничек шат, киләчәктә дә шулай булсын.

“Әни” диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була,

Кайгыларың булса — югала.

Ирең Ильяс, кызларың Ләйлә, Ләйсән, Лилия, кияүләрең ике Илнур, Инсаф, оныкларың Айнур, Алмаз, Айсинә, Зәринә, Зилә, Камил, сеңлең Надия.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X