erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

МОСТАФИНА Эндҗе Габдуллаҗан кызын КОТЛЫЙБЫЗ!

07 апреля 2020, 12:02

1943

0

0

МОСТАФИНА Эндҗе Габдуллаҗан кызын КОТЛЫЙБЫЗ!

Кадерле сеңлебез МОСТАФИНА Эндҗе Габдуллаҗан кызы!

Без сине ихлас күңелебездән 45 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, киявебез Дилюс белән балаларыгызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай сабыр, изге күңелле булып озак яшәгез.

Туган көнең котлы булсын,

Йөзләреңдә бәхет балкысын.

Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә

Һич сүнмәсен кояш яктысы.

Сине яратып, хөрмәт итеп, Хәйруллиннар, Гималетдиновлар, Шиһабетдиновлар, Гозәеровлар гаиләләре

 

 

Арчада яшәүче гаиләбезнең иң кадерле кешесе, кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез МОСТАФИНА Эндҗе Габдуллаҗан кызын 45 яшьлек туган көне белән котлыйбыз.

Кадерлебез! Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын юллыйбыз. Алдагы көннәрдә дә йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып бергә-бергә гомер итәргә язсын.

Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларның игелеген күреп, туганнарыңның, дусларыңның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшә.

Көндез җылы кояш булсаң,

Төннәрен син – ай яктысы.

Балаларга һәм дә миңа,

Синдер ул – яшәү чаткысы.

Сәламәт бул, озак яшик,

Иңнәрне куеп иңгә.

Тынычлык һәм куанычлар

Телик туачак көнгә.

Тормыш иптәшең Дилюс, кызларың Сөембикә, Камилә, улың Тимерхан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X