erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

МИНАЧЕТДИНОВ Марат Кәнәфия улына 60 яшь

23 апреля 2021, 10:47

3952

0

1

МИНАЧЕТДИНОВ Марат Кәнәфия улына 60 яшь

Арча шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз МИНАЧЕТДИНОВ Марат Кәнәфия улына 24 апрельдә 60 яшь тула.

Кадерлебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.

Әти, син олы тәҗрибәле җаваплы хезмәт юлы узып, куйган максатларга туры калып, намуслы хезмәт аша зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты йөзең, матур сүзләрең белән каршы алганың өчен. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез сиңа.

Безнең өчен яраткан әтиебез, оныкларың өчен ягымлы бабай булып, әниебез белән озын гомер кичерүегезне телибез.

Җилдәй җитез узып киткән гомер,

Күпме юллар сизми узылган.

Якты хатирәләр юл буена,

Гүя маяклар күк сузылган.

Җиңел тормыш сиңа бирелмәгән,

Хәсрәтең дә булган, сагыш та.

Тезләндерер кебек тоелса да,

Җиңә белдең син бу ярышта.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел.

Шаулап узган тормыш билгесе.

Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир

Ирешелгәннәрнең көзгесе.

Яшьлек калган, истәлекләр калган,

Яза-яза тузган көндәлек.

Кайсы елның кайсы көне генә,

Түгел микән сагынып сөйләрлек.

Тормыш иптәшең Рәмзия, балаларың Марс, Алия, Лилия, киленең Гүзәл, киявең Артур, оныкларың Әмир, Амелия, Аскар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X